Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Тыңлаусыз Наянкай

Борын да түгел заманда, белмим кайсы вакытта, әкияти бер аланда яшәгән ди бер куян кызы.

Борын да түгел заманда, белмим кайсы вакытта, әкияти бер аланда яшәгән ди бер куян кызы. Ул бик тә наян булганлыктан, исеме дә Наянкай булган икән. Наянкай,  гел күккә карап, җырлап йөрергә яраткан икән. Мәктәптә дә, дәрес вакытында гел күккә карап, хыял дөньясында очып йөргән.

Көннәрдән беркөнне укытучы апалары:

- Һәркем юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш. Юлны светофорның яшел төсенә яки җәяүле аркылы чыгу урынынан чыгарга, юлга баскач, уңга һәм сулга карарга кирәк, -  дип  урман җәнлекләренә аңлаткан. Һәм Наянкайдан:

- Наянкай! Машина йөргән юлда уйнарга ярыймы?- дип сораган.

Ә Наянкай,  аннан нәрсә сораулары турында аңламый калган, чөнки ул тагын күктәге каргаларны санап, үзалдына җырлап утырган икән.

– Син тагын дәресне тыңламый үткәрдең! Юлда синең белән берәр куркынычсызлык килеп чыкмасын тагын, Наянкай!  -  дип курка калган укытучы апасы.

Наянкай аңа каршы көлеп:

- Хи-Хи! Бернәрсә дә булмый минем белән, апа! Мин бар нәрсәне дә беләм!- дип мактанган.

-  Миңа нигә кирәк инде ул юл кагыйдәләре, мин кагыйдәләрсез дә йөри беләм, -  дип чыгып йөгергән Наянкай. Чыгып йөгерүе булган, алан мәктәбеннән, Наянкайның:

– Ай-ай-аааай!Коткарыгыз! Шул кадәр каты авырта! Мин гаепле түгел, ул үзе минем юлымны кисте, - дип юл аша узып баручы машинаны гаепли дә башлаган тавышы ишетелгән. Бу тавышка, алан мәктәбенең барлык укучылары да, укытучылары да йөгереп чыккан.

- Менә нәрсәгә китерә тыңламаучанлык!Мин бит сине кисәткән идем, тыңлаусыз Наянкай, - дип шелтәләгән аны укытучы апасы Ябалаккай

- Мин бүтән беркайчан да дәрестә җырлап та, уйнап та утырмаячакмын һәм юл йөрү кагыйдәләрен ятлаячакмын!- дип сүз биргән Наянкай аягының авыртуына чыдый алмыйча.

Шул вакыт алар каршында басып торучы светофор Наянкайга борылып:  

          Наянкай, син онытма:

          Светофор тамгаларына

           Һәркем һәрчак буйсына!

           Сары төс ул кисәтә, әзерли хәрәкәткә.

           Яшел – хәрәкәт ача, балалар юлны чыга.

           Кызыл төс безгә әйтә: Тукта! Юл ябык! Хәтәр!                                                                                                               Шул көннән башлап, Наянкай юл йөрү кагыйдәләрен ныклап торып өйрәнергә керешкән. Һәм дә инде дәрес вакытында җырлап та утырмый башлаган.

Арча 4 нче мәктбенең 1 “Г” сыйныф укучысы Дәүлиев Инсаф.

Җитәкчесе : башлангыч сыйныфлар укытучысы Йосыпова Йолдыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев