Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Тылсымчы керпе

Тылсымчы керпе һәм аның дусты – тыңлаусыз тиен турында әкият.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, зирәк керпе. Аның  урман эчендә яши икән, ди, тиен дусты. Тиеннең әбисе генә була, тик ул әбисенең сүзен тыңламый икән. Әбисе аңа чикләвек җыярга куша. Ә ул агачтан-агачка гына сикереп йөрүен генә белә икән. Бу хәл керпегә бер дә ошамый һәм ул тиенгә: 
-  Син нишләп әбиеңне тыңламыйсың ? – ди.
-  Әй, ул үзе бар эшне булдыра ала, - ди тиен. 
-  Минем хәзер әнием дә, әтием дә, әби-бабаем да юк. Синең яныңда әбиең бар. Тыңла аның сүзен, бар эшне дә үтә, - ди керпе.
Тиеннең моңа бик нык ачуы чыга. 
-  Син, керпе дус, алай димә, мин әбиемә булышам!
-  Ничек булышасың һәм кайчан? Минем күргәнем юк. 
Тиен алдашып: 
-  Бер-ике көн элек кенә кышка чикләвекләр, имән күркәләре җыеп алып кайттым. 
-  Ярар, әбиеңнән сорармын әле.
Тиен, үпкәләп, агачтан-агачка сикереп, урманга  кереп китә. Керпе  ябалакны чакырып сорый: 
-  Әбигә ничек ярдәм итеп булыр икән? Оныгы бигрәк тәртипсез.
Ябалак бик моңсу гына:
-  Әби көне буе эшли, оныгын тәрбияләргә вакыты юк. Тегесе хәзер тыңлаусызга әйләнде.
Керпе тиеннең әбисе янына юл тотты. Аның хәлләрен сорашты. Әби аңа:
– Синең әтиең урманда тылсымчы хайваннарның берсе иде. Ул тылсым белән бик күпләрне дәвалады. Синдә дә аннан калган дәвалау сәләте бар. Зинһар, ярдәм ит. Менә бу алманы аша да минем оныгымны дәвалап кара әле.
Керпе берни әйтмичә алманы ашый. Тик  үзендә бернинди дә үзгәреш сизми. 
Шулвакыт тиен баласы өйгә кайтып керә. Исәнләшмичә дә:
– Ашарга кайда? Минем тамагым бик ач, - дип әбисенә кычкыра. Керпенең моңа  ачуы чыга һам ул, үзендә ниндидер көч тоеп, тиен баласын чикләвеккә  әйләндерә. Ләкин тиеннең әбисе оныгын кызгана. Ул керпедән аны үз хәленә кире кайтаруын сорый. Керпе әбинең сүзен тыңлый. Ул тиенне үз хәленә кайтара һәм  бик нык кисәтә: ”Әгәр 
әбиеңнең сүзен тыңламасаң, мин сине ташка әйләндерәчәкмен”, - ди. Тиен малае акылга утыра. Әбисен тыңлый, аңа булыша  башлый. Хәзерге вакытка кадәр алар дус- тату яшиләр икән. 

Рамилә Гарипова Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев