Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Шук йолдызчык (әкият)

Галәмнең иң түрендә, күпсанлы йолдызлар арасында яшәгән ди, бер кечкенә йолдызчык.

Галәмнең иң түрендә, күпсанлы йолдызлар арасында яшәгән ди, бер кечкенә йолдызчык. Ул башка йолдыз малайлары һәм кызлары белән шаярырга, уйнарга яраткан. Төрле шуклыклар эшләргә яратканга аны Очкын дип йөрткәннәр.

Әти-әнисе, шуклыгын белгәнгә күрә, таң атканчыга кадәр кайтып җитәргә кирәклеген гел исенә төшереп торганнар. Ләкин, үзен шактый зурга санаган Очкын бер көнне Кояшның нинди икәнлеген үз күзләре белән күрергә теләгән. Бер генә карыйм да, өйгә йөгерәм, дип уйлаган ул эченнән.

Менә таң беленгән. Йоклаган урыныннан елмаеп Кояш килеп чыккан. Аның бүген кәефе яхшы булганга, бигрәк тә көчле яктырта икән. Бөтен галәмне нурга күмгән ул. Очкын Кояшның зурлыгына, матурлыгына исе китеп карап торган. Ләкин, көчле яктылыкка күнекмәгәнлектән, аның башы әйләнеп киткән һәм ул аска таба мәтәлгән.

Җиргә таба шактый озак очкан ул. Оча торгач бер тылсымчының шәменә килеп төшкән. Шәм балкып янарга тотынган. Син кайдан килеп чыктың, дип сораган аннан тылсымчы. Очкын үзенең монда ничек килеп эләгүе турында сөйләп биргән. Ярар, минем өемдә яшә, мин сиңа тимәм, дигән аңа тылсымчы. Шулай итеп, безнең йолдызчыгыбыз тылсымчының шәмдәлендә һаман да балкып яна икән. Тик, кайчакларда гына, очсыз-кырыйсыз галәмен, әти-әнисен юксынып башын чайкап куя икән.

Мөфтиева Гөлнара Әбелгас кызы, Актаныш районы Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев