Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Шәп костюм (әкият)

Чаллы шәһәренең 54нче гимназиясе укучылары яза.

Шәп костюм

Борын-борын заманда керпеләр матур елкылдап тора торган костюмнар киеп йөргәннәр, ди.  Алар һәр көнне төлке һәм куяннар белән уйнаганнар. Уйнаган вакытта куяннар тиз генә качып котылганнар. Ә керпеләр, аяклары кыска булу сәбәпле, качып китә алмаганнар. Төлкеләр һәр көнне керпеләрнең костюмнарын ертып кайтара торган булганнар. Әниләре аптыраудан «ах» иткәннәр, балаларына яңа костюм тегеп арганнар. Бер көнне әни керпе нарат урманына барып, ылыслар җыеп кайткан. Ылыслардан энәле костюмнар тегеп, балаларына кидерткән. Шул көннән башлап төлкеләр керпеләргә тия алмаганнар.                                                     

Зәлинә Миннеханова.


Кечкенә эт

Бер шәһәрнең урамында бер кечкенә эт яшәгән. Аңа бик авыр булган, ашарына да эчәргә дә кыенлык белән генә тапкан ул. Эт бар нәрсәдән курыккан, зур этләр аны кыерсытканнар, аннан көлгәннәр. Бер вакыт этнең төшенә тылсымчы кергән һәм аны үз гаиләсенә алган.  Эт бик теләп риза булган.  Ул шундый рәхәт яшәгән, аның уянасы да килмәгән. Йокыдан уянгач, ул бик моңсуланган. Ә икенче көнне аны урамда бер кыз күреп алган һәм өенә алып кайткан. Кыз аны юындырган һәм ашаткан.  Шулай итеп,  кечкенә эт бу гаиләдә яши башлаган. Аны бик яратканнар. Эт урамда кыз белән йөргәндә хәзер инде бернәрсәдән дә курыкмаган. Менә шулай итеп аның төше чынга ашкан. 

Ясминә Фиткулова.


Аккай белән Каракай

Борын-борын заманда яшәгән ди ике әтәч – Аккай белән Каракай. Каракай бик карт, ә Аккай – яшь, матур булган, ди. Шуңа күрә Аккай масаерга яраткан.  «Мин матур, мин көчле» – дип мактанган ул.

Беркөн кетәклеккә төлке кергән һәм Аккайны эләктереп алган. Шунда Каракай төлкенең башын чукый башлаган. Төлке куркып качкан.  

Шул көннән Каракай белән Аккай бик нык дуслашып киткәннәр, ди.

Нариман Садыйков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев