Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Сандугач кызы Былбыл турында әкият

Бик матур бер бакчада үзенең бик иркә, бик сөйкемле кызы Былбыл белән Әни Сандугач яшәгән.

Бик матур бер бакчада үзенең бик иркә, бик сөйкемле кызы Былбыл белән Әни Сандугач яшәгән. Көннәрдән беркөнне Былбыл әнисе янына килгән дә:

– Әнием, минем җырчы буласым килә, – дигән.
– Шулаймы, кызым, якты йолдызым минем! Синең бу теләгең миңа бик ошый. Бүгеннән сиңа укытучы эзли башлыйм, –дип шатланып риза булган Әни Сандугач. Шул көнне үк музыка укытучысы эзләп белдерү элгән: «Югары белемле музыка укытучысы эзлим. Бәясе килешү буенча».

Ашыгып кына очып баручы Каркылдык исемле Карга, кинәт кенә бу белдерүне күреп ала. Канат астына тальян гармунын кыстырып, укытучы Карга Сандугач өенә килә. 
– Каррр, каррр, каррр, минем зур тәҗрибәм баррр. Кызыңны зур сәхнәләрдә күрәсең киләме? – ди Каркылдык. Әни Сандугач бик теләп ризалаша. Шул көнне үк Карга Каркылдык беренче дәресне башлап җибәрә:

Карга әйтә: кар-кар
Матур җырым бар-бар.
Кабатла син: кар-кар
Теләгең бит бар-бар. 

Укытучы Карга, карлыккан тавышы белән, үзенең яраткан җырын бер атна дәвамында өйрәтергә теләсә дә, Былбыл Каркылдыкның җырын һич кенә дә өйрәнергә теләми.

– Әнием, бу җыр миңа ошамый, – ди. 
Сандугач икенче укытучыны, бака Бакылдыкны, чакырырга мәҗбүр була. 
– Бак, бак, бак, мин белдерү буенча килдем. Кызыгызны зур сәхнәгә чыгарырга булышырмын, – дип, гитарасын алып, җырлап җибәрә Бакылдык.

«Чебен-черки бөҗәкләр
Берсеннән берсе тәмле.
Бак- бак, бак-бак бак-бак,
Берсеннән берсе тәмле
Бак-бак, бак-бак,бак-бак, бак -бака,
Бака телен шартлата
Бак-бак, бак-бак,бак-бак, бак -бака,
Бака телен шартлата».

Укытучы Бака, бер үк җырны әллә ничә кабатласа да, Былбылның бу җырга да исе китми. 
Аптыраган әни Сандугач нишләргә белми торганда, томшыгына кубызын кыстырып, өченче укытучы Чуар тавык килеп керә. 

Корт-корт, корт-корт,
Чебиләрем ашый корт, – дип Чуар тавык та яраткан җырын көйли. Тик Былбылның һаман үз киресе: «Өйрәнмим, җырламыйм, ошамый», – ди.

Инде Былбылын артист итеп күрәсе килгән әни, бу киребеткән кызы белән нишләргә дә белмичә, үзе җырлап җибәрә:

Сандугачым–былбылым, 
Тыңла әле, күз нурым.
Әйдә, икәү бергәләп,
Җырлыйк сандугач җырын. 

– Әнием, нинди матур җыр! Тагын җырла әле, – ди Былбыл. Әнисе кабат җырлаганда, Былбыл да җырга кушыла. 
– Әнием, синнән дә матур җырчы юк, син минем чын укытучым. Җырла, әнием, җырла! – ди Былбыл. 
– И, кызым, кечкенә генә булсаң да, син минем күземне ачтың. Рәхмәт, сиңа, нәни кошчыгым! – дип яратып сөя нәни кызын Сандугач.

«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» дигәннәр шул борынгылар. Үсеп җиткәч, Былбыл да әнисе кебек матур җырчы була.

Р.S. Узган уку елында бу әкиятне зурлар төркеме балалары белән сәхнәләштереп, «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивалендә II дәрәҗә диплом алдык.

«Милли мультфест» республика кинофестивалендә катнашып, «Татар телендә анимацион фильмнар номинациясендә «Үзенчәлекле идея өчен» дигән диплом белән бүләкләндек. 


Илгина Гомәрова, Чаллы шәһәре 58нче «Тирәккәй» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев