Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Песи баласы Мыраубатыр кышны ничек каршылаган?

Яшәгән ди, булган ди, бер песи баласы. Аның исеме Мыраубатыр булган.

Яшәгән ди, булган ди, бер песи баласы. Аның исеме Мыраубатыр булган. Җәй үткән, көннәр салкынайган, көз үткән, кыш килгән. Песи баласының  әле кышны күргәне булмаган. 
Беркөнне Мыраубатырның хуҗасы, ат җигеп, урманга утынга киткән. Мыраубатырын хуҗасын бик яраткан, үзе белән иярткән. 
Шулвакыт кар ява башлаган. Песи аттан сораган:
– Нигә күктән ак мамык ява?
Ат әйткән:
– Кайткач, кәҗәдән сорарсын, ул күп нәрсәләр белә.
Кайтканда песи малае ак куянны күргән. Куянның ак тунына ул бик аптыраган.
Кайткач песи баласы кәҗәдән сораган:
– Кәҗә бабай, ә кәҗә бабай, ник күктән ак мамык төшә, куяннар ак төскә керә?
Кәҗә Мыраубатырга:
– Кыш җитте, шуңа күрә кар ява, мамык түгел. Куяннар кар белән кушылыр өчен төсен үзгәртә, – дип җавап биргән. 
Шулай итеп, Мыраубатыр исемле песи малае кыш белән очраша.
Мөслим лицее, 5а сыйныф укучысы Низамова Хәлимә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев