Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Озынколак Аппак белән мырау малай – Тиктормасның дуслыгы

Бер хуҗабикәнең булган ди песи малае белән куян кызы. Көннәрдән бер көнне озынколак Аппак белән мырау малай – Тиктормас дуслашканнар.

Бер хуҗабикәнең булган ди песи малае белән куян кызы. Көннәрдән бер көнне озынколак Аппак белән мырау малай – Тиктормас дуслашканнар. Алар йорттан ерак булмаган инеш буенда йөргәннәр, бакчада рәхәтләнеп куышлы уйнаганнар. Тиктормас печәнлеккә кереп китсә, Аппак аңа ияргән, Аппак куаклар арасындагы куе үләннәргә качса, Тиктормас аңардан калмаган. Алар икесе дә арып-талып, ләкин бик тә канәгать калып, хуҗабикә янына кайтканнар һәм бер-берсеннән бер дә аерылмаска, мәңгегә дус булырга сүз куешканнар.

Менә хуҗабикә аларны ашарга чыгарган. Һәркемнең үз ризыгын алдына куйган. “Әйдә, башта бергә минем тәмле балыкларымны ашыйк,” – дигән Тиктормас. Аппак Тиктормасның савытын иснәп тә карый алмаган. “Ничек моны ашамак кирәк!” – дип уйлаган. “Әйдә минем сусыл, тәмле кишерләремне бергә кимерик,” – дигән ул Тиктормаска. Тиктормас озынколакның кетер-кетер кишер кимерүен күреп, бер кишерне алай да тешләп караган, болай да тешләп караган. “Моны ничек кимермәк кирәк, сөяк тәме дә килми бит, ичмасам,” – дип уйлаган. Шуннан алар, бер-берсенә шикләнеп карый-карый, һәркайсы үз ризыгын ашаганнар.

Икенче көнне ике дус тагын очрашканнар. “Әйдә бүген түбәгә менеп, сыерчыклардан калган ояда утыручы чыпчык малайларын куркытып уйныйбыз,” – дигән Тиктормас. Аппакның куркудан коты очкан. Сыерчык оясы эленеп торган колгага менү түгел, күтәрелеп туры карарга да курыккан ул. “Юк, анда менеп уйнаганчы, әнә тегендәге ерак таулардан йөгереп кайтсак, әйбәтрәк булыр,” – дигән. Мырау малайның исеме Тиктормас булса да, тик торганнан таудан-тауга йөгереп йөрисе килмәгән бу көнне, хуҗабикә биргән сөтне эчеп, мич башында бөгәрләнеп ятуны кулайрак күргән. Ул озынколакның сүзләренә үпкәләп, өйгә үк кереп киткән.

Шулай итеп мырау малай – Тиктормас белән озынколак – Аппакның  матур гына башланып киткән  дуслыгы беткән ди. Моннан соң алар,  талашып, сугышмасалар да, бер-берсенә читтән генә карап йөриләр, икән. Алар инде моннан соң дусларның үзеңә тиңен сайлап алырга кирәк икәнен аңлаганнар, ди.

Багаува Азалия, Ютазы районы  Ютазы урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев