Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Мактанчык Тавис

Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 лицей-интернатының 5В сыйныфы укучысы Алия Шәйхетдинова әкияте.

Борын-борын заманда, тылсымлы урманда яшәгән, ди, бер Тавис. Ул искиткеч матур булган! Ләкин мактанырга яраткан, тәкәббер булган. Шуңа күрә аның белән беркемнең дә сөйләшәсе, дуслашасы килмәгән.

Бер көнне Тавис урман буйлап йөргән. Ләкин аңа беркем дә карамаган. Тавис үпкәләгән.

Шуңа күрә ул чит урманга үзенең матурлыгын күрсәтергә киткән. Таныш булмаган җирләрне белмичә, борынын күтәреп йөргәндә, Тавис тозакка эләккән. Бик озак кычкырган, тик аны беркем дә ишетмәгән.

Ярый әле шул вакытта бәләкәй, сары түшле песнәк очып узган. Тависны күреп, аның янына очып килгән дә агач ботагына утырып сөйли башлаган:

– Менә күрдеңме? Бик күп мактанып йөргәч, синнән дусларың да читләшкәннәр. Хәзер инде сине бәладан беркем дә коткармый.

Шул сүзләрне әйтеп, Песнәк очып киткән, ә Тавис уйланып калган. Хатасын аңлап, ул елап җибәргән. Озак елаган ул.

Шунда ниндидер тавышлар ишетелгән... Караса, бик күп кошлар аңа ярдәмгә килгән икән. Ә аларны Песнәк чакырган булган.

Кошлар Тависка ярдәм иткәннәр. Ул алардан гафу сораган. Шуннан бирле Тавис мактанмаган, аның дуслары арткан, ә Песнәк аның иң якын дусты булып калган.

Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 лицей-интернатының 5В сыйныфы укучысы Алия Шәйхетдинова әкияте.

Ләйсән Галиуллина рәсеме.

ӘКИЯТНЕ ҮЗЕБЕЗ ЯЗАБЫЗ рубрикасы буенча яңалыклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әкият әкиятне үзебез язабыз