Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Кызыксынучан тау турында әкият

Ни өчен тау биек булып үскән?

Ни өчен тау биек булып үскән? Әле күптән түгел генә ул кечкенә иде, ә хәзер менә нинди биек булган. Чөнки тау бик кызыксынучан икән. Аның бик беләсе килгән: ни өчен күк зәңгәр төстә, ни өчен йолдызлар яна?

Йолдызлар да тауны гел кызыксындырып торганнар, күзләрен кыса-кыса, тауны үзләренә чакырганнар:
– Мен әйдә, тау, безнең янга. Бөтен дөньяны күрерсең, кояш җылысында иркәләнерсең, ай белән дуслашырсың! –дигәннәр.

Биегрәк күтәрелгән саен, җил егетләренең, ак болытларның куыша-куыша уйнаганнарын күреп шаккатырсың, – дигән күк тә.

Шуңа күрә кызыксынучан тау үскән дә үскән икән. Һәм тауның башы күккә тия язган. Кызыксынучан тау шундый сөенгән. Ул ак болытларны кочып-кочып алган. Биек булгач, аңа бөтен дөнья күренә икән. Ул кошларның очуын, балаларның уйнап йөрүләрен, кешеләрнең тырышып-тырышып эшләүләрен биектән генә күзәтеп тора башлаган. Ул йолдызларның тылсымлы елмаюларын күреп сокланган, көндез кояш нурларында җылынып, төнлә ай белән серләшеп һаман да үсә икән.

Шакирҗанова Айсылу, Чаллы шәһәре, 3 нче урта мәктәп, 4 в сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев