Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Кыш Бабай һәм куяннар

Куян елы ничек барлыкка килгән?

Һәр елны Кыш Бабай үзенең оча торган боланнары белән бүләк таратып йөри икән. Берзаман бу боланнарның ашыйсы килеп  китә. Ул вакытта алар урман өстеннән очып барганнар, бу хәлне куяннар күреп, тиз генә куаклык артына качканнар. Карасалар, Кыш Бабай тора икән. Куяннар шатланып, аның янына йөгереп чыкканнар. Кыш Бабай бик кәефсез күренгән.

Карт куян аннан ни өчен кәефсез икәнлеген сораган.

- Нихәл, Кыш Бабай! Ни булды, ник монда туктарга булдың?

- Әй, куянкайларым, менә бит боланнарымның ашыйсы килә башлады, ә аларга ашарга кыш көнендә каян азык табарга?

  Шулчак бер куян каядыр тиз генә йөгереп китте. Озак та үтми, аның мышный-мышный бер капчык сөйрәп килүен күрделәр. Калган куяннар аңа ярдәмгә ашыктылар. Ул кышка дип әзерләп куелган бер капчык кишерне боланнарга бүләк итәргә булган.

 Кыш Бабай боланнарын ашаткан да бу куянга һәм аның туганнарына бик зур рәхмәт әйткән. Һәм шулчак аның башына уй килгән: "Куяннарның да үз еллары булса, әйбәт булыр иде".

Кыш Бабай куянга:

-  Куян дус, син булмасаң, бөтен бала бүләксез калыр, боланнар да ачтан үләр иде, рәхмәт! Рәхмәт йөзеннән сезнең барыгызга да бүләк: сезнең өчен Куян елы булдырабыз. Киләсе ел сезнең елыгыз булыр.

Куяннар өчен моннан да зуррак бүләк була аламы?

Кәримуллин Әмир, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев