Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Кычыткан һәм гөлчәчәк (әкият)

Борын-борын заманда, минем әбиләр бәләкәй чагында, кычытканнар бик матур булып үскәннәр икән.

Борын-борын заманда, минем әбиләр бәләкәй чагында, кычытканнар бик матур булып үскәннәр икән. Аларның чәчәкләре дә хуш исле, яфраклары да йомшак булган, ди. Кешеләр кычытканны бик яратканнар. Аның чәчәген җыеп чәй ясаганнар, яфракларыннан тәмле ашлар пешергәннәр, ди. Балалар да кычытканнар белән бик дус булганнар. Алар өстендә тәгәри-тәгәри уйнаганнар, ятып ял итә торган булганнар. 

Менә бер көнне көтелмәгән бер хәл булган. Кычытканнар арасында бер гөлчәчәк үсеп чыккан. Ул матур итеп кояшка караган, таҗларын балкытып елмаеп җибәргән. Үз тирәсендәге башка үсемлекләр белән ягымлы итеп исәнләшкән икән. Аның чәчәге, ераклардан күренеп, ут янып тора икән. Бу матурлыкны күреп, балалар таң калганнар. Алар гөлчәчәк янына килгәннәр, аның чәчәген иснәп караганнар, яфракларын, сабагын сыйпаганнар. Ләкин гөлчәчәкнең сабагы энәле булган, икән. Балалар тизрәк аның сабагыннан кулларын тартып алганнар. Шуңа да карамастан, балалар көн дә гөлчәчәк янына килгәннәр, аңа сокланып карап торалар икән. Гөлчәчәк тирәли әйлән-бәйлән уеннары уйныйлар, аңа багышлап җырлар җырлыйлар икән. Гөлчәчәк тә көннән көн матуррак балкый башлаган.

Балалар кычыткан турында гел онытканнар, ди. Кычытканның моңа бик хәтере калган. Ул ачуланган. Гөлчәчәккә көнләшеп караган. Ачуыннан, аның да сабаклары кечкенә генә энәләр белән капланган. Аңа кагылсалар, ул пешереп ала торганга әйләнгән. Кычытканга ялгыш кына терәлеп китсәләр дә, тәннәре кызарып чыга, әле бик нык кычыта да башлый икән. Кычытканның ачуы көннән-көн арта гына, ди.

Шул вакыттан бирле, кешеләрнең кычыткан белән дуслыклары беткән икән. Балалар да уйнаудан туктаганнар. Алар, кычыткан сүзен ишетүгә, курка ук башлаганнар икән. 
Ләкин иртә язда кычытканнан тәмле аш пешерүне кешеләр әле дә дәвам итәләр икән. Ә өлкәннәрнең сүзен тыңламаган балаларны кычыткан белән куркытып торалар, ди.

Чаллы шәһәре, 3нче урта мәктәп, Нәбиева Камилла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев