Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Кояш белән керпе (әкият)

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган, ди бер керпе баласы. Аның исеме Шаянкай булган.

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган, ди бер керпе баласы. Аның исеме Шаянкай булган. Ул бик матур, ләкин ялкау икән. 

Бер матур җәйге иртәдә кояш үзенең нурын сибеп бар дөньяны нурга күмгән. Урманда яшәүче керпе Шаянкай йокысыннан уяна. Ә кояш аның күзләрен чагылдыра. Ялкауланып яткан керпенең күзләрен дә ачасы килми. Ул ачудан кояшка ачуланып дәшә:

– Әй, син кояш, ник минем күзләремне чагылдырасың, йоклатмыйсың, - ди икән.

Кояшның бу сүзләргә ачуы килсә дә, дәшми. Озак та үтми, бар дөньяны яктыртучы кояш, болыт артына кереп китә һәм югала. Бар җиһан караңгылыкка чума. Бу дөньяда яшәүче бар тереклек кояшның кисәк кенә юкка чыгуына аптырап калалар. Аларга кояштан башка яшәве бик авыр була. Эшнең нәрсәдә икәнен белеп алгач, керпене ачуланалар:

– Их, син, керпе дус! Син кечкенә булгач, белмисең дә, кояшсыз яшәү мөмкин түгел бит! Ул бит безне ямьгә, нурга күмә. Ул булмаса, чәчәкләр дә үсми, кошлар да сайрамый, тереклек туктап кала. Кояшны үпкәләтергә ярамый.

Берничә көн урман шомлы караңгылыкта торган. Керпе Шаянкай үзенең ялгышын аңлап ала. Аңа бик салкын була, кояш булмагач, кәефе дә төшә. Ул Кояшны ялварып чакырган:

– Кояшкаем, алтынкаем. Гафу ит! Мин синсез яши алмыйм икән. Йокымнан торгач, мине үзеңнең назлы нурларың белән иркәлә, мин сиңа беркайчан да авыр сүз әйтмәм, - дип барлык көченә кычкырган. 

Кояш, әлбәттә, кечкенә җан ияләренә үпкәләми инде. Керпегә карап болай дигән:

– Ярый, акыллым. Мин сине генә түгел, бар дөньяны җылытам. Мин булмасам, тормыш юк. Һәрвакыт сезнең янда булырмын. Ләкин, белеп тор. Тәмле телле булмасаң, тәртипсез булсаң, ялкаулансаң, мин озакка юкка чыгармын. 

Керпе Шаянкай кояшның сүзләрен беркайчан да онытмый икән. Таң аткан саен:

– Исәнме яңа көн, исәнме нур сибүче кояшым! - дип, һәр туган көнне каршылый икән.


Шәңгәрәева Әдилә Равилевна, Чаллы шәһәре 14нче гимназиясенең 4нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев