Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Кояш белән Ай (әкият)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Күк йөзе. Аның ике кызы булган ди. Берсенең исеме — Кояш, икенчесенеке — Ай.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Күк йөзе. Аның чибәрләрдән чибәр ике кызы булган ди. Берсенең исеме — Кояш, икенчесенеке — Ай. Кызлар бик дус, ярдәмчел булганнар. Әниләрен дә тыңлаганнар, бергә уйнаганнар, бергә әнкәләренә булышканнар. 

Көннәр, еллар үткән. Кызлар гүзәлләрнең гүзәле булып үсеп тә җиткәннәр. Болар көзгегә бик каты ияләшкәннәр, ди. Гел көзге каршында бөтерелә башлаганнар. «Мин иң чибәре! Мин синнән матуррак!» дип ярыша, талаша башалаганнар, ди, кызлар. Күк йөзе кызларын берничек тә тыя алмагач, бик гарьләнгән, ди. Ачуы килеп:

—   Бер-берегезне беркайчан да күрә алмагыз! — дигән. Шул вакыт күк күкри башлаган, яшен камчылары Ай белән Кояшны икесен ике якка очырган. 

Шуннан бирле Ай белән Кояш бер-берсен күрергә тилмерәләр, ди. Күркәм Ай төнлә үзенең нурлы йөзен күрсәтсә, гүзәл Кояш көндезен балкый, ди. Тик шулай да Ай белән Кояш бер үк вакытта күктә булганы бар бит диярсез. Әйе, бик сирәк очракта гына, бер мизгелгә генә Күк йөзе аларга бер-берсен сәламнәргә рөхсәт бирә, ди.

Кыямова Ләйлә, Чаллы, 41нче мәктәп,5 «А» сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев