Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Килешләр (әкият)

Яшәгән ди бер Баш килеш дигән тылсымчы. Аның тагын биш туганы булган, ди.

Яшәгән ди бер Баш килеш дигән тылсымчы. Аның тагын биш туганы булган, ди. Үзара алар бик дус-тату яшәгәннәр. Ләкин Баш килеш үзен бик хөрмәткә лаек һәм баш дип санаган. Чөнки аны кешеләр бик күп кулланганнар.

Менә беркөнне урамга чыккач, баш килеш кешеләрнең сөйләшкәннәрен ишетте. Бу сөйләшүне ишеткәч, аңа бик кызык та, рәхәт тә булды, чөнки кешеләр аның гына килешендә сөйләшкәннәр.

Ләкин шатлануы бик озакка сузылмады. Юл читендә ике елаган малайны күрде. Елауларының сәбәбен белер өчен, аларның сөйләшүләрен тыңлады. Малайлар үзләре дә бер-берсен аңламаган, шуңа елыйлар икән.

Баш килеш күңелсезләнеп, өенә кайтып киткән. Бу булган хәл хакында бик озак уйланган. Уйлары аңа тынгылык бирмәгән, хәтта ул йоклый да алмаган. Туганнары моны күргәч, бик борчылганнар. Һәм шәһәргә кешеләр белән танышырга чыгып киткәннәр. Икенче көнне Баш килешне үзләре белән кешеләргә таныштырырга алып киттеләр. Баш килеш ни күрсен: кешеләр сөйләшәләр, бер-берләрен аңлыйлар һәм көлешәләр.

Шул вакыттан соң, Баш килеш туганнарсыз яшәп булмавын аңлаган һәм аларга да, кешеләргә дә бик зур рәхмәт әйткән.

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче А сыйныфын тәмамлаган Рузия Заманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев