Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Керпе баласы Шырпыкай

Борын-борын заманда ямьле аланда яшәгән, ди, булган, ди, бер керпе баласы.

Борын-борын заманда ямьле аланда яшәгән, ди, булган, ди, бер керпе баласы. Бик үткен һәм очлы энәләре өчен әнисе улына Шырпыкай дип исем кушкан. Шырпыкай башка керпе балаларыннан тиктормаслыгы, кирелеге, ялкаулыгы белән аерылып торган. Ул көннәр буе чирәмдә ятып, һавада йөзеп баручы каурый болытларны күзәткән. Шуларга утырып төрле җирләргә сәяхәт итү турында хыялланган. Әнисенә аның бу шөгыле бер дә ошамаган.  Улын ачуланып та караган, тик файдасы булмаган.

Көннәрдән бер көнне Шырпыкай әнисенә: “Туйдырып бетердең инде син мине. Гел эш кушасың да, эш кушасың. Син миңа кирәк түгел”, -  дигән.

Улы өчен бөтен тырышлыгын куйган анага бу сүзләрне ишетүе бик авыр булган. Ләкин берни эшләр чарасы калмаган. Улы яныннан чыгып киткәндә әнисе: “Вакыты җиткәч, үзең эзләп килерсең. Тик соңарма,балам,  - дигән.

Әнисенең әйткән сүзләренә Шырпыкайның бер дә исе китмәгән. Ул киресенчә иркенләп сулап куйган һәм тагын яраткан эшенә керешкән. Бер мәлгә ул үзен бик бәхетле итеп тойган, чөнки эш кушучы, ачуланып, тиргәп торучы әнкәсе дә юк. Шулай көн арты көн үткән, керпе баласына бик ямансу була башлаган. Ул әнисенең йомшак кулларын, урман эченнән җыеп алып кайткан алмаларын, гөмбәләрен, хәтта аны шелтәләвен исенә төшергән. Һәм ирексездән кычкырып елап җибәргән. Шунда ул әнисенең сүзләрен исенә төшергән һәм аны эзләргә чыгып киткән.

Юлда барганда ул ябалакны очраткан һәм үз хәлен сөйләп биргән. Ябалак аны бик кызганган һәм Шырпыкайга ярдәм итәргә уйлаган.

Шулай итеп, алар Шырпыкайның әнисен эзләргә киткәннәр. Баралар, баралар икән болар, бара торгач, бик матур күл буена барып чыканнар. Ә күл буенда бик матур кыр үрдәге үзенең  кечкенә бәбкәләре белән яшел чирәмдә тезелешеп яталар икән. Боларның килгәнен күргәч, алар пылт итеп күлгә сикерешеп төшкәннәр дә, күл уртасына кадәр йөзеп киткәннәр. Алар узара сөйләшәләр икән. Әни үрдәк балаларына:

- Нәниләрем, бәбиләрем, ерак китмәгез,бер-берегезгә су чәчрәтмәгез! – ди икән.

- Ярый,әни, без синең сүзне тыңлыйбыз, без бит сине бик яратабыз! – диләр икән бәбкәләр.

Бу сүзләрне ишеткәч, Шырпыкайның күзләренә яшь килгән. Ул әнисен тагы да ныграк сагынган. Керпе баласы Шырпыкай әнкә үрдәктән:

- Әй, Чуаркай, син минем әнине күрмәдеңме?- дип сораган.

Әнкә үрдәк аңа:

 - Ул урманга таба китте, - дип җавап биргән.

Шуннан соң Шырпыкай ябалакка: “Ябалак дус, әйдә тизрәк урманга барыйк, әнине  эзләп табып, аннан гафу үтеник”, - дип ялварган.

Ябалак белән Шырпыкай ашыга-ашыга урманга киткәннәр. Баралар, баралар, бара торгач, куе урманга килеп җиткәннәр. Ә анда Озынколак  үзенең балалары белән җиләк ашап йөри икән. Керпе малае Шырпыкай куян- нан:

- Озынколак  апа, син минем әниемне күрмәденме ? – дип сораган.

Ә Озынколак аңа: “Күрдем, ул хәзер тиеннәрнең әнисе, шулар белән бергә яши”, - дигән.

Бу сүзләрне ишеткәч, керпе баласы кычкырып елап җибәргән ди. Ябалак аңа: “Ярый, елама, Шырпыкай, без аны эзләп табарбыз. Әниеңнән гафу үтенербез” , - дигән.

Озынколак куян да:

- Ярый, елама. Мин тиеннәрнең кайда яшәгәннәрен беләм, үзем күрсәтермен, -дигән һәм алар карт имән агачы янына киткәннәр. Анда барсалар,әни керпе тиен балалары белән әйлән-бәйлән уйнап йөри икән. Аларны күргәч, керпе баласы Шырпыкай йөгереп барып:

- Әни, мин сине бик яратам, миңа синсез бик кыен булды. Минем тамагым ач, мине җылытучы да, юатучы да юк, - дигән. Моннан соң мин сине рәнҗетмәм, сүзләреңне тыңлармын. Әни, син мине гафу ит,зинһар, - ди икән.Бу сүзләрне ишеткәч, әни керпе елап җибәргән, баласын кочагына алып,

- Син минем, нәнием, син минем бердән-берем,син минем йомшагым, мин сине бик яратам һәм моннан соң дус, тату яшәрбез, - дип улын кочаклап алган.

Шул көннән башлап алар бик озак дус һәм тату яшәгәннәр. Шырпыкай әнисенең бөтен сүзен тыңлаган. Алар бергә урманга җиләккә, гөмбәгә йөр-гәннәр, ә буш вакытлары булганда хыял диңгезенә чумып, каурый болыт ларны күзәткәннәр.

Сафина Алсинә, Мөслим лицее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев