Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Кар кызы турында әкият

Кар кызы дуслары белән ничек итеп биек тау ясаган - шул турыда әкият.

Борын-борын заманда, әле синең дәү-әниең дә, дәү-әтиең дә яңа ел кичендә чыршының җем-җем утларына карап, могҗиза көтеп утырган чакларда, кеше аягының эзе дә булмаган кара урманның нәкъ уртасында яшәгән, ди, булган, ди, чып-чын Кыш бабай.

Әкиятебезнең дәвамы Кыш бабайның оныгы, барыбызга да таныш булган Кар кызы турында булачак.

Кар кызы синең кебек гап-гади бала - бик кызыксынучан, шаян һәм шул ук вакытта, тыныч та, сөйкемле дә ул. Синең аны Яңа ел бәйрәмендә күргәнең бар, ул һәрвакыт бабасына ярдәмләшеп тора, яңа дуслар табуына да бик сөенә ул.

Яңа дуслар дигәннән, Кар кызының дуслары бик күп ул. Урмандагы барлык җан иясен дә ул бертигез күрә, барысы белән дә дус. Әнә кичә генә, куян баласы Озынколак белән уйнаганнар. Кышның нигъмәтләреннән файдаланып, кар өемнәрендә чума-чума сикергәннәр, куышканнар, аннары кулларына көрәк алып, мәгарә ясаганнар, бик шәп чыккан ул, белсәң иде. Өйгә кереп, тамак ялгап чыкканнар, чөнки дуслары белән бергәләп шуарга дип, бик тә олы тау ясарга уйлаганнар, һәм көч җыярга булганнар. Шундый уйлар белән тау ясарга тотынганнар дуслар. Ләкин алар бит кечкенә, ә тауны зур буласы итеп күзалладылар. Ярдәмгә башка дусларын да чакырырга кирәк дип хәл итте Кар кызы.

Синең исеңдәме, әкият башында Кар кызының кайда торганлыгын язган идем? Әйе, кара урманның нәкъ уртасында яшиләр алар.

Менә  син дусларың белән ничек хәбәрләшәсең? Кәрәзле телефон аркылы элемтәгә чыгасың, мөгаен. Ә Кар кызының дусларында телефон булса да, урман эчендә элемтә бик начар эшли икән. Шуның өчен Кар кызы белән куян баласы Озынколак дусларына эндәшергә өйләренә киттеләр. Баралар, баралар икән, төлке өенә килеп җиткәннәр. Төлке баласына тау ясарга дигән фикер бик ошаган. Ерак түгел бүре өенә дә кереп чыктылар, шулай барлык дусларына эндәшеп чыкканнар, ди. Ә менә аю баласын борчымаска булганнар, чөнки кыш көне аның йокы вакыты икән. 

Дусларның күмәк эше хәйран тиз эшләнде. Кар кызы белән куян баласы Озынколакның башлаган эшләренә, фикер тәвәккәлегенә сокланып, дуслары рәхмәтләрен әйткәннәр һәм туйганчы тау шуганнар, ди кичә. Әле бүген дә шулай дус, тату гына уйнап йөриләр, ди.

Алсу Галеева, Актаныш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев