Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Каен кызы (экологик әкият)

Бер бик матур урман читендә яшәгән зифа буйлы Каен кызы. Аның күршесе булып Нарат үскән...

Бер бик матур урман читендә яшәгән зифа буйлы Каен кызы. Аның күршесе булып Нарат үскән. Ул Каен кызының матурлыгына иртәдән кичкә кадәр сокланган. Нарат сылукайны көзге яңгырлардан ышыкласа, кыш көне ачы салкын җилләрдән саклаган. Каен кызы Наратны мәрхәмәтле булуы өчен бик яраткан, хөрмәт иткән. Алар мәңгелек дуслар булганнар.

Кышкы йокыдан соң, матур язлар килә. Барлык табигать тирән сулыш алып, уяна башлый. Менә шушы гүзәл чорда Нарат дусты өчен борчыла башлый, чөнки кешеләр бу вакытта каен суы эчәргә ярата.

Бу язны да искәрмә ясамадылар, каен суына агылдылар. Наратның  зифа буйлы күршесенә җәрәхәт ясадылар. Кешеләрнең кансызлыгына аның ачуы килде, йөрәге әрнеде...Тик бөтен кеше дә начар түгел икән!?

Кояшлы матур язгы көннәрнең берсендә мәктәп укучылары урманга табигать үзгәрешләрен күзәтергә килделәр. Каен кызы яныннан узганда, Алсу исемле кыз кычкырып елап җибәрде. Укытучы абый куркып, кыз янына килде. Ә Алсу бер сүз әйтә алмый, елый да елый, үзе каенга күрсәтә. Каен кызы да күз яшьләре түгә иде. Укытучы абый барысын да аңлап алды. Ул үзенең укучыларына Каен кызының хәлләре ни өчен начар икәнен аңлатты. Аңа ярдәм кирәклеген әйтте. Моны күзәтеп торган Нарат бик сөенде, чөнки дөньяда яхшы кешеләр бар икәненә инанды.

Укытучы малайлар белән сынган ботаклардан чөйләр ясадылар. Каен кызының күз яшьләре аккан тишекләрне шул агач чөйләр белән томалап куйдылар. Бераздан каен суы агудан туктады.

Каенга мондый яралар ясасаң, ул бик тиз корый. Әгәр инде суны аласың икән, ул яралы җирне акмаслык итеп капларга кирәк. Менә шушылар турында укытучы укучыларына сөйләде.

Бу минутта Нарат Каен дусты өчен бик нык сөенә иде.                   

Насирова Мәрьям, Мөслим гиназиясенең 6нчы «в» сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев