Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Кәҗә турында әкият

Борын-борын заманда яшәгән, ди, әби белән бабай. Аларның ике балалары һәм бер кәҗәләре булган.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, әби белән бабай. Аларның ике 
балалары һәм бер кәҗәләре булган. Гаилә бик ярлы яшәгән.
Еллар үтеп, аларның балалары үсеп җиткәннәр һәм үз тормышларын 
булдырып, чыгып киткәннәр. Әби, бабай, кәжә өчесе яшәп калганнар. Бер 
көнне кәҗә ике бәти алып кайткан. Әби белән бабай аларга бик 
шатланмаганнар. Чөнки аларның ашатырга ризыклары булмаган. Иртә белән 
бабай аларны базарга алып китеп сатып кайткан. Шул көннән тагын өчесе 
генә яши башлаганнар. Кәҗәне алар шундый яратканнар. Югалыр дип 
куркып, сарайдан чыгармаганнар. 
Көннәрдән бер көнне кәҗә авырып киткән. Аңа, авылның мал табибын 
чакыртканнар. Табиб хайваннар телен аңлый торган булган. Аңа кәҗә үзенең 
зарларын сөйләп биргән. Кәҗәнен болынга чыгып үлән ашыйсы, бәтиләре 
белән очрашасы килгән. Бабай шул көнне үк кәҗә бәтиләрен кире алып 
кайткан. Кәҗә шул көннән башлап терелеп, матурланып киткән. Алар бергә 
бик матур гомер иткәннәр. 
Нуриева Айсылу, Чаллы, 2нче гимназия, 3А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев