Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Йомшаккай (әкият)

Бер өйдә Мияубикә белән аның кечкенә кызы Йомшаккай яшәгәннәр.

Борын-борын заманда, авылда да түгел, шәһәрдә дә түгел бер өйдә Мияубикә белән аның кечкенә кызы Йомшаккай яшәгәннәр. Мияубикә кызын бик яраткан, аны иркәләп кенә үстергән, кочаклап кына йоклаткан. Көннәрдән беркөнне Мияубикәгә шәһәргә эшкә китәргә кирәк була. Ул кызына: “Мин тиздән кайтырмын, сиңа тәмле әйберләр алып кайтырмын, өйдә матур гына мине көтеп тор,” - дигән. Әнисе китеп әз генә торуга, нәрсәдер кыштырдый башлаган һәм тишектән ике тычкан баласы чыканнар. Йомшаккайны үртәргә тотынганнар: ”Чи-чи,чи-чи, безне тота алмыйсың. Безне тота алмыйсың.” Йомшаккай аларны куа-куа арып беткән. Арыса да, аңа тычканнар белән уйнавы күңелле була. Менә шәһәрдән Мияубикә кайта. Тычкан балалары Мияубикәнең аяк тавышларын ишетүгә, теге ярыкка кереп качканнар. Йомшаккай әнисенә хәлне сөйләп биргән. Әнисе баласын хәйләгә өйрәткән: ”Иртәгә тагын чыксалар, алар чыгуга, ярыкларын  каплап куй” –дигән. Икенче көнне әнисе тагын шәһәргә киткән. Теге тычкан балалары тагын чыгып үртәргә тотыналар. Йомшаккай әнисе әйткәнчә тишекне томалап куя һәм бер тычкан баласын эләктереп тотып та ала, аннары икенчесен тота. Тычкан балалары Йомшаккайга ялварганнар, үзләрен өйләренә җибәрүләрен үтенгәннәр икән. Йомшаккай аларны жәлләгән дә җибәргән.  Әнисе кайткач,тагын нәрсә булганын  сөйләгән. Әнисе аны орышкан. 
Иртәгесен әнисе тагын эшкә киткән. Әнисе китүгә, тагын кыштырдау ишеткән. Бу юлы тишектән күселәр чыккан. Алардан Йомшаккай бик курыккан,хәтта берсе колагын да тешләп алган. Ярый әле әнисе кайтып җиткән. Күселәрнең берсен эләктереп алып, башын чәйнәп өзгән. Икенчесе качып котылган. 
Соңыннан Мияубикә Йомшаккайга күселәргә каршы тору алымнарын өйрәткән.
Фәрзикәева Дилбәр – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X