Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Ярдәмчел Фея һәм тычканнар

- Ул ел буе гел “икеле” алган. Әнисенең сүзен тыңламаган. Ничек шундый малайга бүләк бирелсен?

Борын-борын заманда, кышкы аланда яшәгән, ди, булган, ди Фея. Ул балаларга бүләкләр ясый торган була. Тик аңа бүләк ясарга беркем дә булышмый. Фея көннәр буе үзе генә балаларга бүләкләр ясый. Яңа ел җитүгә бер атна калган, ә бүләкләр әзер түгел икән. Фея Кыш Бабайга барып, аннан үзенә булышчылар сорый. Кыш бабай аңа: 

- Син бик яхшы Фея, шуңа күрә мин сиңа биш тычкан бирәм. Син алар белән бер атна эчендә балаларга бүләкләр ясап өлгерерсең.

 Фея нишли инде? Ул биш тычкан белән кышкы аланга кайтып китә. Яшел тунлы чыршы астына кереп утыра да тычканнарга бүләк биреләсе балаларның исемлеген күрсәтә. 

- Күрәсезме, яшел төс белән мин тыңлаулы балаларны яздым, ә кызыл белән тыңлаусыз. Аларга бүләк булмый .

Тычканнарның иң өлкәне килешмичә: 

- Ничек инде тыңлаусызларга бүләк юк? – дип сорап куйды. 

- Алар бит беркемне дә тыңламыйлар, начар укыйлар.  Ничек инде мондый балаларга бүләкләр бирәсең? 

-  Юк, алай бит ярамый.  Мин дә үземне бу елда бик яхшы тотмадым, тик бүләк аласым бик килә. Яңа Ел бәйрәме елга бер генә бит ул.

- Сиңа бүләк булачак. Син аларны үзең ясыйсың бит. 

- Алай булгач, минем бүләгемне Марат исемле малайга бирегез . 

- Ул ел буе гел “икеле” алган.  Әнисенең сүзен тыңламаган. Ничек шундый малайга бүләк бирелсен? 

- Син бит акыллы, юмарт, ягымлы Фея. Ничек инде балаларны бүләксез калдырасың? Кыш Бабай да риза булмас.

Фея уйлап-уйлап карый да карт тычканның сүзләрендә хаклык барлыгын аңлый. Бүләкләрне күп ясарга кирәк булганлыктан гына, ул шулай уйлаган иде шул. 

  Тычкан балалары кызларга – курчак, малайларга машиналар ясыйлар. Алар бик тырышып, көне-төне эшлиләр. Менә алар барлык балаларга да җитәрлек итеп бүләкләрне вакытында өлгертәләр.

 Кыш Бабай да, Фея  да канәгать калалар. 

Ә балалар? Балаларның йөзләрендә шатлык нурлары балкый. Алар бик сөенәләр. Тыңлаусызлары, укырга яратмаучылары Кыш Бабайга киләсе елдан тырышып укырга, тәртипле булырга сүз бирәләр.

Рамиля Гарипова, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев