Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Дуслар (әкият)

Керпе белән Тычкан ничек дуслашканнар соң? Хәзер аларның танышу тарихына күз салыйк.

 

Тәрәзә артында тыныч кына яңгыр сибәләгән вакытта, Керпе белән Тычкан яңа өйләрендә кайнар чәй эчеп утыралар. Аларның алдында кыш чорына ризык әзерләп бетерү мәшәкате генә калды. Керпе белән Тычкан ничек дуслашканнар соң? Нәрсә өчен алар яңа өйдә яши башлаганнар? Хәзер аларның танышу тарихына күз салыйк.

Билгеле ки, урмандагы җәнлекләрнең күбесе кыш көннәрендә йокыга китә. Безнең дуслар да шулай, үзләренең өннәрендә тәмле төшләр күреп ятканда, язгы кояш кар суларын эретеп, Керпебез оясыз кала. Оясына кабаттан керү мөмкинлеген тапмагач, ул үзенә ярдәм итәрлек дуслар эзләп, урман буенча сәяхәткә чыга. Бәхетенә каршы, Тычканның оясы тау битендә урнашып, аңа зыян килми; Керпенең хәленә кереп үзенә яшәргә дәшә. Ләкин, Тычканның өендә аларның икесенә бик кысан була шул, әлеге дә баягы Керпенең энәләре авырттырып кадап куя, ди. Керпе, ничек тә, өй мәсьәләсен тиз арада чишәргә ниятли.

Күпне күргән, күп нәрсәне белгән Саесканнан ул киңәш сорый. Һәм Саескан, урманның икенче читендә үзенең күргәннәрен сөйләп бирә. Урманга якын урнашкан авылда бер бабай бакча тутырып кабак үстерә икән. Кабакларына кызыгып куян балалары берсен тәгәрәтеп тә алып киткәннәр, һәм шул кабактан менә дигән өй дә эшләп куйганнар ди.

Керпенең бу өйне күрәсе килгән; тәвәккәлләп урманның икенче читенә барып та чыккан. Кабактан өй чыннан да бик яхшы икән, ләкин Керпенең бабай бакчасыннан кабак урлауның бер дә дөрес түгеллеген дә белә. Куяннар да үзләренең эшләреннән бик тә оялганнар. Бабайдан барып гафу үтенгәннәр, ә бабай, әлбәттә инде, аларны кичергән. Үзегез дә үстерә аласыз дип, эре кабак төшен дә биреп җибәргән. Менә шул бер кабак төшен Керпегә бирергә булган Куяннар. Керпе бик шатланган. Кабак төшенә уңайлы урын табып, су сибеп үстергән.

Кабак уңышы бәрәкәтле булган. Берничә кабак арасыннан иң зурысын сайлап, өй ясарга керешкән. Куяннар да ярдәмгә килгән ди. Һәм җәйнең соңгы аенда яңа өйне Тычканга да күрсәтеп шатландырганнар. Дуслар бергәләп салам, хуш исле үләннәр җыеп түшәгәннәр, өйләрен бизәгәннәр.

Керпе үзенә ярдәм иткән Тычканга рәхмәтен менә шулай кайтара. Ә кабакның тәмле, сусыл эчлеге белән урмандагы бөтен дус җәнлекләрне дә сыйлаганнар, ди.

Алсу Галеева, Актаныш.

Сылу Галеева рәсеме, 11 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

20

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев