Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Дус яшәүгә ни җитә!

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Грамматика исемле бер патша. Аның алты оныгы булган, ди.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Грамматика исемле бер патша. Аның алты оныгы булган, ди. Ул аларга Баш килеш, Иялек килеше, Юнәлеш килеше, Төшем килеше, Чыгыш килеше һәм Урын – вакыт килеше дип исем 
кушкан. Оныклар үзара  дус яшәсәләр, уйнасалар, бергә йөрсәләр дә Баш килеш үзен югарырак тотарга тырышкан. Үз сүзен һәрвакыт өстенрәк куйган. Бөтен җиргә дә үзе генә йөрергә тырышкан, шуңа күрә аның башка 
туганнары барлыгы турында кешеләр белмәгәннәр дә. Менә беркөнне ул сәяхәткә чыгып киткән. Бара – бара бер шәһәргә килеп җиткән бу. Шәһәрнең төрле урыннарында йөргән, кешеләрнең бер-берсе белән аралашканнарын кызыксынып тыңлаган. Аңа бик тә күңелле һәм рәхәт булган, чөнки кешеләр гел баш килештә генә сөйләшәләр икән. Ул үзе турында: “Менә нинди кирәкле  икәнмен мин !“- дип сөенгән.  Һәм Баш килеш шатланып,  өенә кайтып киткән. Әмма аның шатлыгы озакка бармаган. Балалар мәйданчыгында ике кызның елап торганын күргән, 
сәбәбен белергә теләгән. Баш килеш аларның сөйләшкәннәрен тыңлап караса, кызлар бер – берсен аңламыйлар икән, шуңа елыйлар. Аңа бик күңелсез булган һәм ул өенә кайтып киткән. Шәһәрдә күргәннәре турында 
бик озак уйланып йөргән ул. Күңеленә тынычлык таба алмаган. Туганнары моңа бик борчылганнар һәм сәбәбен белергә тырышканнар. Икенче көнне алар шәһәргә чыгып киткәннәр. Кешеләр белән танышканнар, алар белән 
рәхәтләнеп сөйләшкәннәр. Килешләрнең  бу сәяхәтләре бик күңелле узган һәм киләчәктә ешрак очрашырга сүз биргәннәр. Тагын барасы көнне үзләре белән Баш килешне дә алганнар. Шәһәргә килеп җиткәч,  барысы да 
шаккатканнар: бөтенесе бер – берсен аңлый, бер – берсе белән елмаеп сөйләшәләр, ди. “Бу дөньяда туганнарсыз яшәп булмый икән”, - дип, уйлаган Баш килеш. Ул барлык килешләрдән дә гафу сораган һәм аларга рәхмәт 
әйткән. Шул көннән башлап килешләр һәрвакыт бердәм булырга, кешеләргә дөрес сөйләшергә һәм бер – берсен аңлап яшәргә сүз биргәннәр.


Зәбихуллин  Илфат, Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең VI сыйныф укучысы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев