Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Чишмәдәге балдак

Бер авылда Гөлсинә исемле кыз яшәгән, ди. Ул кызның чибәрлеге бөтен авыл егетләрен таң калдырган!

Ләкин берсенең дә аның янына килергә кыюлыгы җитмәгән. Бөтен иптәш кызлары кияүгә чыгып беткән, ә Гөлсинә берүзе калган.

Шулай беркөнне, су буенда моңаеп утырганда, аның каршысына кош очып килгән һәм кеше теле белән сөйләшеп җибәрән:

–    Матур кыз, миңа булышчы, нәни бәбием агач ботаклары арасында буталган. Шул балакаемны коткарып бирче, – дип үтенгән.

Гөлсинә тиз генә йөгереп барган да кош баласын чыгарып очырткан.

– Рәхмәт сиңа, Гөлсинә, сиңа бүләк итеп шушы алтын балдакны бирәм, ул сиңа бәхет китерер, – дип очып киткән.

Гөлсинә бу балдакны бик ошаткан, көннәр буе киеп йөргән.

Бер тапкыр Гөлсинә чишмәгә су алырга төшкән, су җыйган вакытта балдагы суга төшеп киткән. Кыз бик борчылган, кәефсез генә өенә кайтып киткән.

Бу хәлне бер егет күреп калган, ди.  Ул балдакны эзләп табып алган да, кыз артыннан йөгергән. Алар бер-берсенә гашыйк булганнар. Гомерлеккә бергә калганнар һәм картлыкка кадәр бергә яшәгәннәр, ди.

Илһам Ганиев, Тукай районы, Биклән урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев