Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Буян

Кечкенә генә Урта Тигәнәле авылында яшәгән матур соры сызыклы колын.

Ходай кушып, илләр тыныч  
булса, 
Җиhанымда булыр бәрәкәт.
Атлар алар хезмәт яраталар,
Ә шигаре – хәрәкәт!

Галиәхмәт Гатин

Кечкенә генә Урта Тигәнәле авылында яшәгән матур соры сызыклы 
колын. Кечкенәдән үк ул бик уйнарга яраткан. Әти-әнисен тыңламыйча гел 
ерактагы болыннарга йөгереп китеп, озак вакыт югалып уйнап йөргән. Туеп 
уйнап кайткач, аны әти-әнисе бик орыша торган булганнар.
Менә еллар узып, колынның әти-әнисе картаеп үлеп киткән. Колын да 
инде зур үскән. Ләкин шулай ук уйнап йөрергә яраткан, бер дә акыл 
кермәгән үзенә.
Колынны авылдагы бер яхшы кеше — Илфат абый үзенә асрауга 
алган. Хуҗалыкты да булышыр, дигән. Колынның холкы бик усал булганга 
Илфат абый аңа Буян кушаматы биргән. Буян баштан хуҗасын бер дә 
тыңламаган. Гел ерак болыннарга уйнарга качып китә торган булган.
Еллар узгач колынкай инде матур гәүдәле атка әйләнгән. Соңрак кына 
хуҗасы Буянны аңлый башлаган.

Иртән Илфат абый атка утырып, эшенә китә иде, ә кичкә таба өйгә кайталар икән. Буян хуҗасын тыңлый башлаган, алар дуслашканнар. Җәй көне алар печәнгә баралар, ә кыш көне утын кисәргә урманга йөриләр. Илфат абый Буянга тәмле солы ашата. Алар бер-берсе белән бик тату яшиләр!
Мусин Рәзил, Чаллы, 2нче гимназия, 3А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев