Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Бәхетле булу сере (әкият)

Бик күптән түгел бәхет һәр йортка үзе килә торган булган. Бәхет килгән дә һәм беркайчан да китмәгән.

Бик күптән түгел, әле узган чорда гына, дәү әниләр яшәгән вакытларда, бәхет һәр йортка үзе килә торган булган. Бәхет килгән дә һәм беркайчан да китмәгән.

Берзаман шундый вакыт җиткән, кешеләр бер-берсен тыңламый, ишетми башлаганнар. Бәхет телефон, телевизор булган өйләрдән киткән, чөнки аны инде күрмиләр дә икән.

Бәхет өйдән-өйгә йөргән, аптырап, кешеләрне күзәткән: беркем дә бәхетнең юклыгын сизми, аны уйламый, барысы да акча, кыйммәтләнгән ризык, кредит түләү, яңа әйбер алу турында гына сөйләшә икән.

 — Миңа кешеләр янында урын юк икән, үземә яңа урын эзлим, — дип борчылып, ямансулап, бәхет кешеләр яныннан бөтенләйгә китү турында уйлый башлаган.

Шулай дип уйлап бетерүгә, каяндыр йомшак, көйле тавыш ишетелгән:
– Кешеләр, әйдәгез, намазга ашыгыгыз, бәхетле булырга ашыгыгыз, газаптан котылырга ашыгыгыз, — дигән бу тавыш.

Бәхет, үзенең исемен ишетүгә сөенеп, исеме ишетелгән урынга ашыккан. Ә ул мәчет икән. Анда яшьләрне, картларны, хәтта балаларны да күргән бәхет. Алар барысы да бәхетне көтеп тора, һәр шулай бәхеткә чакырган тавышка шушы йортка, мәчеткә ашыга икән.

Шундый нурлы, мәрхәмәтле кешеләр арасына килеп керүенә бәхет бик сөенгән. Иң мөһиме: ул йортта телевизор да, телефон да юк икән.

Кешеләр бер-берсе белән намаз аша сөйләшә, бәхеткә илтүче юлны таба икән. Бәхет мәчеттә һәр килгән кешегә ияреп сөенә-сөенә йөргән. Кешеләргә ияреп, аларның өйләренә дә кайткан.

Бәхет кайткан өйләр яктырган, балалар әти-әниләренең остазларын тыңлаган. Әти-әниләр бәхеткә, аны бирүче Затка – Ходай тәгаләгә дога кылганнар, бәхетле булуның сере дөрес яшәүдә, барына канәгать булуда икәнлеген өйләрендә балаларына сөйлиләр, аңлаталар, өйрәтәләр икән.

Апас урта мәктәбенең 7нче В сыйныфы укучысы Зыятдинов Мөхәммәт,
укытучысы – Ганиева Рәзинә Салихҗан кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев