Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Бака турында әкият

Элек бакаларны «Үләнашаучылар» дип атап йөрткәннәр, ди.

Иң элек,борын-борын заманда, бакалар елга буйларында гына яшәгәнәр икән. Алар суга керергә курыкканнар, ди. Аларны «Үләнашаучылар» дип атап йөрткәннәр. Алар шундый эшчән булганнар. Көне-төне үлән ташыганнар, аны киптереп азык әзерләгәннәр. Арада берсе нык ялкау булган, эшләргә бер дә яратмаган. Көне буе йоклап, әзерне генә ашарга яраткан.

Үләнашаучылар үзенчәлекле булганнар: тәпиләре кыска, кечкенә, кысык күзле, ди. Үләнашаучыларның балалары күбәләкләр артыннан куып, чебен-черки тотып уйнаганнар икән. Ә ялкау Үләнашаучы басма өстендә утырып, кыска тәпие белән су чәчрәтеп утырырга яраткан. Беркөнне ул, шулай утыра торгач, йоклап киткән. Шулвакыт суга егылып төшкән дә бата башлаган, ди. Куркуыннан бөтен дөньяга ишетерлек итеп, кычкыра башлаган:

– Батам! Батам!

Ләкин аның «батам» сүзенең башы гына «ба-ба-ба» дип кенә ишетелә икән. Аннары ул «Катам! Катам!» - дип акыра башлаган. Аның соңгы иҗекләре генә «ка-ка-ка» дип ишетелеп тора икән.

Билгеле, аны судан тартып чыгарганнар. Аңа «Бака» дип кушамат та тагып куйганнар. Еллар үткәч, Үләнашаучыларның барысын да «Бака » дип атый башлаганнар икән. Алар шундый нәтиҗәгә килгәннәр: суда батмыйча йөзәргә өйрәнергә кирәк!

Шулай итеп бакалар суда да, яр буйларында да яши башлаганнар. Аларның тәпиләре зурайган, ишкәк кебек булган. 

Шакирҗанова Айсылу, Чаллы шәһәре, 3нче мәктәп, 4нче В сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев