Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Ат белән Кәҗә (әкият)

Хуҗалары Кәҗәне бакчага кереп кәбестә урлаганы өчен куып чыгарганнар, ә Ат, аны кызганып, вакытлыча үзенә яшәргә чакырган.

Борын-борын заманда, әтәч Мисырда яшәгәндә, эт йомырка салганда, тавык сөт биргәндә яшәгәннәр, ди Ат белән Кәҗә. Атның йорты - калын печән белән капланган җылы куыш икән. Хуҗалары Кәҗәне бакчага кереп кәбестә урлаганы өчен куып чыгарганнар, ә Ат, аны кызганып, вакытлыча үзенә яшәргә чакырган.

Ат гәзит укырга, эшләргә яраткан, күп итеп үзенә салам, печән әзерләгән.  Ә Кәҗә көннәр буе мич башында телефонда уйнап яткан. Ат аңа берәр эш кушканда, Кәҗә аңа:

– Микики-микики, миңа күп эшләргә ярамый, югыйсә сөт бирәлмәм, – ди икән.

Шулай айлар үткән. Атның йорты нигәдер кечерәйгәннән-кечерәя бара икән. Бер көнне Ат эштән арып өенә кайткач караса, йорты ботенләй юкка чыккан. Миче генә тырпаеп тора икән, ә мич башында Кәҗә йоклап ята. Ат бик нык аптыраган.

– Ничек инде  йорт тик торганда юкка чыккан соң?

Кәҗә төрлечә алдашып маташса да, соңыннан гаебен таныган. Ат өеннән печән чабарга чыгып киткәч, Кәҗә печән-йортны аз-азлап ашый барган икән.  

Ат көне буе кәефсез йөргән. Нәрсә эшләргә? Ул яңа өй төзү турында озак кына уйланып баш ваткан, хәтта авырый башлаган. Ә Кәҗә рәхәтләнеп урамда, болыннарда сикереп, уйнап йөргән.

Салкыннар җитә башлаган. Кәҗә, моңсу Атны күреп, аны жәлләгән. Ат бер агач төбенә йокларга яткач, Кәҗә Атка яңа йорт төзергә керешкән. Ул агачлар, ташлар ташыган, нык һәм җылы итеп йорт салып куйган. Кәҗә яшь вакытта төзүче булырга укыган булган икән бит, надан, ялкау булып кыланган гына.

Иртән торуга, Ат үзенең каршында өр-яңа йорт күреп, авыруыннан да терелеп җиткән.

Айзат Гайнетдинов, Чаллы шәһәре, 2 нче гимназия, 7 в сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев