Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Арыш бөртеге (әкият)

Кечкенә генә бер арыш бөртеге бик тә, бик тә тәмле икмәк булырга хыялланып йөри икән.

Менә бервакыт аны, башка иптәшләре белән бергә капчыкка салып, тегермәнгә илткәннәр һәм, тарттырып, он ясаганнар. Иләк аша узган онны кабат капчыкка тутырганнар, йөк машинасының арбасына төягәннәр һәм икмәк пешерү заводына озатканнар. 

Онга әверелгән хыялый бөртек, шатлыгыннан сикерә-сикерә барганда, капчыктан, аннан арбадан ук төшеп тә калган. Ул юл кырына — үләннәр арасына очып төшкән. 

Менә шул тирәдән Карлыгач очып бара икән. Бик ачыккан, ачлыктан канатларын кагарга көче дә калмаган Карлыгач, үләнгә кунган һәм ап-ак он бөртекләрен күреп, тиз генә кабып та йоткан. 

Арыш бөртеге, тәмле икмәк булып, сый-хөрмәтле табынга утыра алмаса да, Карлыгачны ачлыктан коткарганы өчен дә бик шат булган.

Азалия Фарисова, Казан шәһәре Идел буе районының 186 нчы күп профильле лицейның 3 Л сыйныфы укучысы.

Автор рәсеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев