Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Акбай белән Каракай турында әкият

Борын-борын заманнарда түгел, ә безнең көннәрдә бер хуҗаның булган ди песие белән эте.

Борын-борын заманнарда түгел, ә безнең көннәрдә бер хуҗаның булган ди песие белән эте. Эте ап-ак йонлы, төймә борынлы, тырпайган колаклы, тыныч холыклы икән. Хуҗасы аңа яратып, «Акбаем» дип эндәшә икән. Ә песие, этенең капма-каршысы булган: кап-кара йонлы, кара борынлы, яшел күзле һәм бик тә шаян икән. Хуҗасы аңа , иркәләп, «Каракаем», — дип эндәшергә яраткан.

Акбай зур тырышлык белән хуҗасына хезмәт иткән: җәйге кызуга, көзге яңгырларга, кышкы суыкларга карамыйча, йортны чит-ятлардан саклаган, юк-барга хуҗасын борчымаган. Хуҗасы да аңа бик рәхмәтле булган, тәмле ашлар, сөякләр белән сыйлаган. Кышкы суыкларда оясына хуш исле печән түшәгән, эссе җәйләрдә салкынча су белән коендырып торган.

Урамга чыккан вакытларында Каракай Акбайны үртәргә ярата икән. «Мин җылы диванда, мендәрдә генә йоклыйм, тәмлене генә ашыйм, теләсәм телевизор карыйм, теләсәм уйныйм. Ә син шушы ишегалдыннан, шушы ояңнан башка ни күрәсең соң?» ди икән. Акбай үзенең гел урамда, бәйдә булуына үртәлсә дә, сер бирмәгән. Бары аның артыннан: "Буш мичкә шаңгыравык була» дип кала икән. Каракай бу сүзләрне аңлап бетермәсә дә, бик горур гына Акбай яныннан үтеп китә икән. 

Менә беркөнне Каракай Акбай белән шулай тарткалашып алган да , урамга чыгып киткән. Бәхетсезлегенә каршы, бу вакытта урамнан хуҗасыз этләр узып бара икән. Алар тиз генә безнең Каракайны уратып алганнар. Каракай, йоннарын кабартып, аларга каршы торырга тырышып караган. Тик усал этләр төркеме зур булган. Явыз күзләрне, ямьсез авазларны ишетеп, Каракаебыз югалып калган. Аның бәхетенә каршы, Акбайны бу вакытта хуҗасы йөрергә җибәргән икән. Каракайның ярдәм сорап кычкыруын ишетеп, урамга йөгереп чыккан ул. Песиебезне явыз этләрдән коткарган. Хуҗасыз этләре куып җибәргән.

Менә шушы хәлләрдән соң, Каракай үткәндәге эшләре өчен Акбайдан гафу үтенгән, аңа бик оят булган. «Гафу ит мине, Акбай. Мин сине беркайчан авыр сүзләр белән кыерсытмам. Дус булып яшик» дигән. Акбай, елмаеп, ризалык биргән.

Дуслыкның зур байлык булуын аңлаган песиебез. Үзенең шундый дусты булуына сөенеп , дусты белән горурланып яши икән бүген дә Каракай. 

Айгөл Нурсәетова, Ютазы урта мәктәбенең 6нчы Б сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев