Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесенә эшләр кабул итү бара

Оештыру комитеты «Җәлил укулары» V Халыкара әдәби конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады.

Оештыру комитеты "Җәлил укулары" V Халыкара әдәби конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады.

Конкурс катнашучыларда татарча сөйләмне үстерү һәм сәнгати сүзгә кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм хислелеген тоярга өйрәтү максатыннан үткәрелә.

Номинацияләр:

- "Муса Җәлил татар телендә" (һәр яшь категориясендә).

Муса Җәлилнең бер әсәре (тулы яки өлешчә) татар телендә бирелергә тиеш. Башкару вакыты - 5 минуттан артмаска тиеш.

- "Муса Җәлил рус телендә ”(һәр яшь категориясендә).

Муса Җәлилнең бер әсәре (тулы яки өлешчә) рус телендә бирелергә тиеш. Башкару вакыты - 5 минуттан артмаска тиеш.

- "Муса Җәлил дөнья халыклары телендә" (һәр яшь категориясендә).

Муса Җәлилнең бер әсәре (тулы яки өлешчә) дөнья телләрендә тапшырылырга тиеш (татар һәм рус телләреннән кала). Башкару вакыты - 5 минуттан артмаска.

- "Фронтовик язучылар" (һәр яшь категориясендә).

Сайланган татар фронтовик язучысының бер әсәре (тулы яки өземтә) (фронтовик язучы конкурсант яшәгән урында туып-үскән булырга тиеш) татар яки рус телләрендә бирелергә тиеш. Башкару вакыты - 5 минуттан артмаска.

- "Фронтовик язучыларның әсәрләренең коллектив белән башкару"

Сайланган татар фронтовик язучының бер әсәре (тулы яки өземтә) татар яки рус телләрендә төрле яшьтәге команда (2-10 кеше) тарафыннан бирелергә тиеш. Башкару вакыты - 5 минуттан артмаска.

Конкурсның югарыда күрсәтелгән номинацияләрендә яшь категорияләре:

• 3 - 6 яшь

• 7 - 10 яшь

• 11 - 15 яшь

• 16 - 20 яшь

• 21 һәм аннан олырак.

- «Җәлилчеләр» номинациясе (катнашучылар 9 яшьтән 13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 18 яшькә кадәр; 19 һәм аннан да югары).

Катнашучының татар яки рус телендә үзе язган Бөек Ватан сугышы турында бер әсәре (сугыш еллары вакыйгалары, фронтовик солдатлар, тыл солдатлары һ.б. турында) тәкъдим ителергә мөмкин. Башкару вакыты - 5 минуттан артмаска.

- "Профессиональ башкаручылар" номинациясе (18 яшь һәм аннан да югары).

Муса Җәлилнең яки берәр ​​татар фронтовик язучысының бер әсәре (тулы яки өземтә) рус яки татар телендә бирелергә тиеш. Башкару вакыты - 5 минуттан артмаска.

Гаризалар 2022 елның 15 октябреннән 5 ноябренә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев