WorldSkills көндәлеге
WorldSkills Kazan 2019 чарасының талисманнары – Алмаз исемле малай һәм Алтын исемле кыз. Алар икесе дә һөнәр остазлары, фәннәр һәм сәнгать белгечләре.
- WorldSkills Kazan 2019 чарасының талисманнары – Алмаз исемле малай һәм Алтын исемле кыз. Алар икесе дә һөнәр остазлары, фәннәр һәм сәнгать белгечләре. Яшьлек, дуслык һәм акыл ияләре буларак сурәтләнгән, алар Чемпионатның төп слоганын кулланып яшиләр: «Киләчәк синең кулыңда». Талисманнар авторы – Самарада яшәүче архитектор Максим Овчинников.
- Чемпионат логотибының төп график элементы булып биш интенсив сызыктан торучы уч төбе тора. Ул бөтен илләрнең яңа күнекмәләргә таба кулларын сузган яшьләрен гәүдәләндерә. Астарак чемпионатны кабул итүче шәһәр һәм аның уздырылу елы күрсәтелгән.
- Чемпионат конкурсантлары һөнәри әзерлекләре дәрәҗәсен, шулай ук тәкъдим ителгән компетенция буенча биремне аерым яки командада башкару осталыгын күрсәтәчәк. Чемпионатта 56 компетенция тәкъдим ителә. Барлык компетенцияләр 6 блокка берләштерелгән:
- Информацион һәм коммуникацион технологияләр
- Иҗат һәм дизайн
- Транспорт һәм логистика
- Төзелеш һәм төзелеш технологияләре
- Хезмәт күрсәтү сферасы
- Җитештерү һәм инженерлык технологияләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев