Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Волга-IT'2023» Халыкара олимпиадасына теркәлү ачылды

Бәйге мәктәп укучылары һәм 23 яшькә кадәрле студентлар арасында үтә.

Олимпиада мәгълүмати һәм цифрлы технологияләрнең актуаль юнәлешләре буенча үткәрелә. Аның биремнәре халыкара дәрәҗәдәге IT-компанияләрнең экспертлары тарафыннан эшләнә. Бәйге мәктәп укучылары һәм 23 яшькә кадәрле студентлар арасында үтә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты хәбәр итә.

Олимпиада өч этапта уза: квалификация (онлайн-тестинг), ярымфинал (гамәли өй эше) һәм финал (көндезге этап, Ульяновск шәһәрендә).

Ярыш катнашучыларның мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр өлкәсендәге белем һәм күнекмәләрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Олимпиада финалистлары өчен экспертлардан мастер-класслар, Ульяновскның истәлекле урыннары һәм индустриаль объектлары буенча экскурсияләр үткәреләчәк.

Ярымфинал этабы 7-31 октябрьдә, финал этабы Ульяновск шәһәрендә 28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр узачак.

Олимпиаданың квалификация этабында катнашу өчен теркәлү аның рәсми сайтында 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Тулырак мәгълүмат https://volga-it.org/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев