Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Урок цифры» дәресендә укучылар видеотехнологияләр буенча клиплар ясарга өйрәнәчәк

21 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Россия мәктәпләрендә «Урок цифры» бөтенроссия проектының яңа этабы узачак.

21 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Россия мәктәпләрендә «Урок цифры» бөтенроссия проектының яңа этабы узачак.

VK Россия компаниясе оештырган дәресләрнең темасы видеотехнологияләр булачак. Интерактив тренажерлар ярдәмендә укучылар VK шалтыратулар һәм VK клиплар мисалында төрле видеотехнологияләр белән танышачаклар.

Укучылар видеошалтыратулар һәм вертикаль роликларның ничек эшләгәнен, видео сыйфатын автоподборка аша ничек сайларга икәнен, клиплар тасмасында «акыллы рекомендацияләрнең» ничек эшләгәнен беләчәкләр. Моннан тыш, укучылар визуаль эффектлар һәм виртуаль фоннар булдыруның нечкәлекләрен өйрәнә алачаклар.

Дәресләрдә балаларга проектның төп персонажлары Маруся тавыш ярдәмчесе һәм Пиксель дигән герой ярдәм итәчәк. 

Акциядә 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Узган елгы кебек, «Урок цифры» онлайн режимда узачак. Дәресләргә каталогта кирәкле дәресне сайлап, проект сайтында кушылырга мөмкин. Шул рәвешле, укучылар һәм педагоглар материаллардан файдалана алачаклар. Дәресләр 1-4, 5-8, 9-11 сыйныфларның яшенә карап дәрәҗәләргә бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев