Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Унберенче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы 15нче апрельдә булачак

Йомгаклау иншасын язуның төп вакыты – 15нче апрельдә, өстәмә көннәр – 5нче һәм 19нчы майда.

Россия мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020/21 уку елында 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын (бәян итүне) үткәрүнең яңа расписаниесен расладылар.

Йомгаклау иншасын язуның төп вакыты – 15нче апрельдә, өстәмә көннәр – 5нче һәм 19нчы майда. Өстәмә көннәр иншаны вакытында язып та "незачет" алган яки аны төп вакытта расланган нигезле сәбәп белән язалмыйча калган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен.

Йомгаклау иншасын уңышлы язу 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керүгә рөхсәт булып тора. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, йомгаклау иншасы урынына изложение  сайларга хокуклы.

2020/21 уку елында йомгаклау иншасы өчен юнәлешләр:

1. Онытырга хакыбыз юк (тарихи вакыйгалар, иҗтимагый күренешләр, сәнгать әсәрләре, хәтер).

2. Мин һәм башкалар (кешеләр арасында кеше; низаг проблемасы, «үзең булып калу» дигәнне аңлау проблемасы ).

3. Узган белән киләчәк арасында: минем буын портреты (мәдәни сораулар, әдәби күнекмәләр, тормыш бәяләүләре, гаилә һәм җәмгыять белән мөнәсәбәтләр).

4. Үзгәрешләр вакыты (кеше һәм кешелек дөньясы алдында торган үзгәрешләр, ачышлар темасы, чакырулар).

5. Үз-үзең белән сөйләшү (кешенең эчке дөньясы һәм аны өйрәнү ысуллары - кеше үз-үзенә бирә торган сораулар; эчке кичерешләр; вөҗдан темасы).

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/ сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев