Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Укытучылар һәм укучылар өчен «Лучший урок письма» Бөтенроссия бәйгесе үтә

Россия почтасы чираттагы Бөтенроссия эпистоляр конкурсының номинацияләрен игълан итте.

Россия почтасы чираттагы Бөтенроссия эпистоляр конкурсының номинацияләрен игълан итте. 

Конкурс шартлары буенча укучылар бирелгән номинацияләрнең берсенә туры китереп хат формасында сочинение язарга, ә укытучылар хат язу дәресе үткәрү буенча үз методикаларын тәкъдим итәргә тиеш.

Конкурсның максаты — эпистоляр жанр традицияләрен торгызуга ярдәм итү, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү, педагогларга үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек ачу.

Конкурста мәктәп укучылары, югары уку йортлары, колледж студентлары, шулай ук
директорлар, мәктәп һәм югары уку йортлары укытучылары катнаша ала.

2024 елгы конкурсның номинацияләре:

1. «Истории и легенды моей семьи» номинациясе 2024 елда Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышлана.

2. «Быть может, в Лете не потонет cтрофа, слагаемая мной» номинациясе А. С. Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышлана, ул М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрелә.

3. «Наследники славы Отечества» номинациясе Россия язучылар Союзы белән берлектә үткәрелә.

4. «Рецепты счастливой семьи» номинациясе Социаль-мәдәни инициативалар фонды белән берлектә үткәрелә.

5. «Я из династии почтовиков» номинациясе Россия Элемтә хезмәткәрләре профсоюзы белән берлектә үткәрелә.

6. «Есть такая профессия — Родину защищать...» номинациясе РФ Оборона министрлыгы белән берлектә үткәрелә.

7. «Напишите письмо будущим поколениям о мире, который, как вы
надеетесь, они унаследуют» номинациясе Бөтендөнья почта союзы тарафыннан игълан ителде.

8. Хат язу дәресен үткәрү буенча иң яхшы методик дәрес эшкәртмәсе.

Катнашаучыларның иҗади эшләрен 2024 елның 15 апреленнән дә соңга калмыйча оештыру комитетына тапшырырга тиеш.

Иң яхшы иҗади эшләрнең авторлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булачак.

Конкурс эшләрен оештыру комитетына түбәндәге ысуллар белән җибәрергә мөмкин:

  • кулъязма яки басма рәвештә «На конкурс «Лучший урок письма» дигән билгеләмә белән 125252, Мәскәү, 3-нче Песчаная урамы, 2А йорт адресы буенча.
  • электрон рәвештә konkurs@russianpost.ru адресына.

Конкурс 2024 елның 9нчы октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев