Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
Ил яңалыклары

Укучыларны россиякүләм «Куркынычсыз юллар» олимпиадасында катнашырга чакыралар

Олимпиада 20нче ноябрьгә кадәр дәвам итә.

 «Учи.ру» платформасында россиякүләм «Куркынычсыз юллар» олимпиадасы башланды.

Олимпиада 20нче ноябрьгә кадәр дәвам итә. Анда  1-9 сыйныф укучылары катнаша ала. Биремнәрдә юлларда булырга мөмкин төрле ситуацияләр тасвирлана, ә укучылар проблемадан куркынычсыз чыгу юлын табарга тиеш.

«Юлларның хәвефсезлеге безнең үзебездән тора. «Куркынычсыз юллар» олимпиадасы олыларга һәм балаларга юл йөрүнең төп кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итә», - дип белдерде оссия Федерациясе Премьер-Министры урынбасары Марат Хөснуллин.

Олимпиадада катнашу  «Учи.ру» өчен онлайн-платформасында теркәлергә һәм шәхси биттән олимпиада сәхифәсенә күчәргә кирәк.

Катнашучылар сертификатка, ә җиңүчеләр – грамота һәм дипломнарга ия булачак.

Онлайн-олимпиада 3нче тапкыр үткәрелә, анда 5 млн укучы катнашкан.

тулырак национальныепроекты.рф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев