Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Укучыларга «5»леләр өчен акча түли башларга җыеналар

Дәүләт Думасында мәктәп укучыларына бишле алган өчен акча күчерергә тәкъдим иттеләр.

Россия укучыларына яхшы укыган өчен акча түли башларга мөмкиннәр. Мондый идеяне «Яңа кешеләр» партиясеннән депутат Анна Скрозникова тәкъдим итте. Ул укучылар бишле алган саен «Пушкин картасы» на акча күчерергә тәкъдим итә. Парламентарий әлеге мөрәҗәгатьне РФ премьер-министры Михаил Мишустинга җибәрде.

Экспериментны ул югары сыйныф укучылары арасында үткәрергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бишлеләрне «электрон журнал» дан «Пушкин картасына» автомат рәвештә күчә торган итеп эшләргә мөмкин. Анна Скрозникова фикере буенча, чирек нәтиҗәләре буенча билгеләр генә исәпкә алыначак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев