Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Укучылар сыр белән макарон, коймак һәм борщ ярата

Бу Россиянең барлык федераль округларында үткәрелгән сораштырудан соң билгеле булган.

Сораштыруда Россиянең барлык федераль округларыннан 2,2 миллионнан артык кеше катнашты. Аларның 60% тан артыгы ата-ана һәм 40% ка якыны 1-4 сыйныф укучысы.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча ата-аналарның 84%ы балалар мәктәптә туклану сыйфатыннан канәгать дип саный (2022 елда – 80,2%, 2021 елда – 77%). Шул ук вакытта балаларның туклануы белән кызыксынмаган ата-аналар саны тугыз тапкыр кимегән. 

Укучылар арасында 86 проценты мәктәп ашханәсендә туклану сыйфатыннан канәгать.

"2020 елдан бирле мәктәпләрдәге көндәлек кайнар ризык махсус контрольдә кала. Процессның өзлексезлеген контрольдә тотудан тыш, без туклануның тәмле һәм файдалы булуын күзәтәбез.

Көндәлек меню ризыклары исемлеге киңәйтелә, анда җирле төбәк традицияләренә, милли ризыкларга басым ясала, шул ук вакытта рацион төрлелеген югалтмый һәм без мәктәп укучыларына мондый алымның ошавын күрәбез», - дип билгеләп үтте мәгариф министры Сергей Кравцов, тикшеренү нәтиҗәләрен шәрехләп. 

Сораштыру буенча, мәктәп укучылары арасында иң популяр ризыклар арасында сыр белән макарон (62 процент), коймак (56 процент), борщ (51 процент), ит котлеты (50 процент), пылау (37 процент) беренче урыннарда тора.

Ашларның төрлелеген арттыруга һәм ирекле сайлау менюсын булдыруга ата-аналарның 41 проценты һәм шул ук сандагы бала тавыш биргән (2022 елда 28 процент).

Хәзерге вакытта мәктәп кафелары форматындагы «ирекле сайлау менюсы» проекты Мәскәүдә, Башкортостан Республикасында, Волгоград, Воронеж, Ленинград, Тамбов өлкәләрендә һ.б. тормышка ашырыла. Татарстан Республикасында әлеге проект Мәктәп рестораны форматында эшли.

Мәктәпләрнең цифрлы туклану платформасы көн саен Россия Федерациясенең 40 меңнән артык мәктәбенең менюсын анализлый. Шулай ук һәр төбәктә мәктәп туклануының төбәк стандарты эшләнгән һәм расланган. Ел саен «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» Бөтенроссия конкурсы үткәрелә.

https://mon.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев