Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Укучылар өчен химия һәм биология буенча Пирогов олимпиадасында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

Пирогов олимпиадасында катнашу өчен гаризалар 2022 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә.

Олимпиада өченче тапкыр уза. Беренче тапкыр ул илнең 83 төбәгеннән алты меңнән артык катнашучыны җыйды.

Быел олимпиадада 9-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем алучы студентлар катнаша алачак. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен олимпиада беренче тапкыр үткәрелә.

Олимпиадада катнашу өчен 20 ноябрьгә кадәр университет сайтында теркәлергә кирәк.

Һәр катнашучы үз көчен ике фәндә дә сынап карый ала.

Олимпиада ике этаптан тора:

  • сайлап алу: 2022 елның 22-24 ноябре. Дистанцион уза;
  • йомгаклау: 2023 елның 1-3 мартында. Мәскәүдә узачак (Н. И.Пирогов исемендәге РНИМУның төп бинасында). 

Пирогов олимпиадасында җиңүчеләрне нинди өстенлекләр көтә:

  • Н. И.Пирогов исемендәге РНИМУга укырга кергәндә БДИ нәтиҗәләренә + 10 өстәмә балл;
  • дипломнар (җиңүчеләр һәм призерлар өчен), сертификатлар (йомгаклау этабында катнашучылар өчен);
  • кыйммәтле бүләкләр, сувенирлар һәм истәлекле бүләкләр;
  • РНИМУга укырга керү өчен өстенлекле хокук;
  • РНИМУтулай торагында чит шәһәрләрдән килгән җиңүчеләр һәм призерлар өчен чираттан тыш урын;
  • химия һәм биология буенча белемнәрегезне тикшерү һәм ныгыту мөмкинлеге.

Катнашучыларны теоретик һәм практик биремнәр, шулай ук ярыш формасындагы мәсьәләләр көтә. Олимпиада Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән укучылар катнаша ала. Катнашу бушлай.

Тулырак мәгълүмат сайтта

https://mon.tatarstan.ru


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев