Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Укучылар өчен «Класс» Бөтенроссия әдәби конкурсының төбәк этабы уза

Бәйге 8-11 нче сыйныф укучылары өчен үтә.

«Класс» Бөтенроссия әдәби конкурсының төбәк этабы 2024 елның 27 февраленнән 29 мартына кадәр уздырыла. Ул 8-11 нче сыйныф укучылары өчен үтә. Конкурсны оештыру һәм үткәрүне мәгълүмати-методик тәэмин итү конкурс сайтында http://konkurs-klass.ru гамәлгә ашырыла.

Конкурста катнашу өчен бирелгән темага рус телендә язылган элек беркайда да бастырылмаган проза әсәре тапшырырга кирәк. Методик тәкъдимнәр Конкурс сайтында бар. Хикәя Конкурс финалына кадәр башка ресурсларда бастырыла алмый.

Конкурсның төбәк этабына 2024 елның 5 мартына кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына Marina.Alekseeva@tatar.ru/ электрон почтасы адресы буенча word форматында эшләрне җибәрергә кирәк, шулай ук Конкурста катнашучының анкетасы һәм ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) ризалыгы тапшырыла.

Конкурсның Бөтенроссия этабына Татарстан Республикасыннан региональ этап нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган өч эш җибәреләчәк.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев