Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Укучыларның яллары файдалы һәм күңелле үтсен

Мәгариф һәм фән министрлыгы мәдәни-ял учреждениеләре базасында оештырылган чараларны мәҗбүри рәвештә карауны оештыру мәсьәләсе буенча ата-аналарның зарлары ешаю турында хәбәр итә. Бу проблеманың җитдилеген исәпкә алып, чараларга (театрларга, кинотеатрларга һәм башка мәдәни-ял учреждениеләренә), шул исәптән коммерцияле нигездә барырга мәҗбүр итү очрагы булырга тиеш түгел.

Өстәмә рәвештә шуны да хәбәр итәбез: «Россия Федерациясендә Мәгариф турында» Федераль законының (29.12.2012 ел, № 273-ФЗ )34нче статьясындагы 4нче пункты нигезендә, укучылар белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда үткәрелә торган һәм локаль актлар белән билгеләнгән тәртиптә уку планында каралмаган чараларда үз теләге белән катнашырга хокуклы.

Димәк, гомуми белем бирү оешмаларында да, алардан читтә дә уку планы кысаларында булмаган чараларда катнашу  ирекле. Мондый очраклар ачыклана икән, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “кайнар линия” телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз:  (843) 294 95 70

Укучыларның мәшгульлеген һәм ялын оештыру максатыннан 11 муниципаль берәмлектә 154 мәктәп яны лагере эшләячәк, аларда 2 781 укучы ял итәчәк. Балалар Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чараларда, иҗади бәйгеләрдә, ГТО фестивальләрендә катнашачаклар. Гомуми белем бирү оешмалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этаплары башлана.

Каникуллар чорында гомуми белем бирү оешмалары укучылары белән массакүләм республика чаралары үткәрү дә планлаштырылган.

Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан  алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев