«Uen Fest» традицион уен фестивале балаларны өч көнлек иҗади сменага җыйды
26-28 февраль көннәрендә катнашучылар халык уеннары, осталык дәресләре, музыка һәм биюләр белән төзелгән авторлык программасы белән таныша.
«Мирас-наследие» балалар лагеренда оештырылган «Uen Fest — Уен Фест» традицион уеннар фестиваленең өч көнлек иҗади сменасы бүген тәмамлана.
Кичә «Истәлек — Istelek» иҗат берләшмәсе артистлары катнашында концерт оештырылды. Ул «Культура.РФ» платформасы аша турыдан-туры трансляцияләнде.
Лагерьга Түбән Кама, Саба, Тукай, Нурлат һәм Буа районнарыннан иллеләп бала чакырылган.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/28-02-2022/uen-fest-traditsion-uen-festivale-balalarny-ch-k-nlek-i-adi-smenaga-yydy-5850308
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев