Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Цифрлы телевидениегә күчәбез. Төбәк каналларын ничек югалтмаска?

2019 елның 14 октябреннән Россиянең 21 төбәгендә федераль каналларның аналог трансляциясе туктатылачак. 

Цифрлы телевидение сигналның югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Аны заманча телевизорларга да, иске модельләргә дә тоташтырырга була. Моның өчен махсус цифрлы приставкалар куярга кирәк. Ул 20 төп федераль телеканалны бушлай карау мөмкинлеге бирә.

 

Цифрлы телевидениегә ничек тоташырга һәм төбәк һәм муниципаль каналларны кабул итү мөмкинлеген югалтмаска?

 

Иң яхшы карар: бөтендулкынлы (всеволновая) антенна. Аның ярдәмендә берьюлы ике диапазонлы сигналларны кабул итәргә мөмкин.

 

Күп фатирлы йортлар өчен оптималь ысул - йорт түбәсендә коллектив антенна (СКПТ). Ул да бер үк вакытта метрлы һәм дециметрлы диапазоннар кабул итәргә сәләтле. Мондый уртак антеннаны тоташтыру өчен йортның идарә компаниясенә яки хезмәт күрсәтүче антенна паркына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Хәзер нәрсә эшләргә кирәк?

 

Телеэкраннарыгызда " А»хәрефе бармы? Мондый хәреф 10 аналог телеканалы логотибы белән янәшә урнаштырылган. Әгәр экранда «А» хәрефе юк икән, сез инде цифрлы телевидение карыйсыз. Сезгә приставка сатып алырга кирәкми.

 

«А» хәрефе бар икән, цифрлы телевидениегә күчәргә вакыт.

 

Яңа стандартлы сигнал кабул итү өчен:

1) сезнең торак пунктыгызда цифрлы трансляция мөмкинлеге булу (моны сез карта.ртрс.рф сайтында тикшерә аласыз);

 

2) яңа диапазон кабул итәргә мөмкин телевизор булу, телевизорны алыштыру урынына тиешле характеристикалары булган приставка сатып алырга мөмкин.

 

3) цифрлы эфир телевидениесен кабул итү өчен телевизорда автоэзләүне эшләтеп җибәрү дә җитә. Шулай ук телеканалларны кулдан көйләргә мөмкин. Моның өчен телевизион каналның ешлыгын яки номерын кертергә кирәк. Аны РТРС рәсми сайтында " цифрлы ТВ челтәре төзелеше» бүлегендә яки ртрс. РФ картасы сайтында белергә була

 

Яңа форматлы телевидение каравыгызны ничек төгәл белергә?

Моның ысулы гади: әгәр дә сездә "Карусель» каналы бар икән, димәк сез һичшиксез цифрлы телевидение карыйсыз. Бу телеканал аналог форматында күрсәтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев