Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Төркиянең «Татар кызы — 2021» бәйгесендә 19 яшьлек Аделина Гайнетдинова җиңгән

«Иң максатчан Татар Кызы 2021» номинациясендә 27 яшьлек Гөлназ Гатауллина лаек дип табылган.

«Татар кызы — 2021» бәйгесендә Төркия Республикасы буенча сайлап алу турында Анатолиянең туризм һәм менеджмент факультеты университетында белем алучы 19 яшьлек Аделина Гайнетдинова җиңү яулаган. Ул Анталия шәһәрендә әти-әнисе белән яши.

«Төркиянең төрле шәһәр һәм районнарыннан егерме кыз „Татар кызы 2021. Төркия“ титулы өчен ярышты. Пандемия сәбәпле, чикләүләр булуга карамастан, без Төркия буенча дистанцион режимда сайлап алу турын уздыра алдык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Анталия татарлары» оешмасы рәисе Оксана Назарова сөйләде.

Аның сүзләренчә, кызларны Татарстанның халык артисты Венера Шакирова, Татарстанның атказанган артисты Нурзадә Вәлиуллина, TRT телерадиокомпаниясе генераль дирекциясенең Тышкы элемтәләр департаменты хезмәткәре Айгөл Шәрипова һәм Төркиядәге татар җәмгыятенең актив әгъзасы Линар Хаҗиев бәяләгән.

«Ай дәвамында Төркиянең барлык почмакларыннан кызлар видеоматериалларын җибәрде, анда алар үзләре белән таныштырды, мәнфәгатьләре һәм уңышлары турында сөйләде, татар ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар күрсәтте, танылган татар шагыйрьләренең әсәрләрен укыдылар», — диде Оксана Назарова.

«Иң максатчан Татар Кызы 2021» номинациясендә җиңүче дип 27 яшьлек Гөлназ Гатауллинаны билгеләгәннәр. Кызларга калфак, милли бизәнү әйберләре бирелгән. «Татар кызы» бәйгесенең финалы Үзбәкстанда узачак.  Чыганак: https://tatar-inform.tatar сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Венера — Винера Ганиева