TikTok Россиядә чикләүләрне бетерергә җыенмый
Ил яңалыклары

TikTok Россиядә чикләүләрне бетерергә җыенмый

Массакүләм мәгълүмат чараларында 2022 елның сентябреннән TikTok Россиядәге чикләүләрне бетерергә җыена дигән информация таралды. 

Хәзерге вакытта россиялеләр әлеге социаль челтәргә үз контентларын йөкли һәм турыдан-туры трансляцияләр алып бара алмый. Исегезгә төшерәбез, Россиядә TikTok челтәрен чикләү быел март башында игълан ителгән иде.

https://www.gazeta.ru сайты хәбәр иткәнчә, TikTok хезмәткәрләре әлегә чикләүләрне бетерергә җыенмый.


Нет комментариев