Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Таян Аллаһка» бөтенроссия әдәби бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнаша ала.

«Таян Аллаһка» бөтенроссия әдәби бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам ителә.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Таян Аллаһка» бөтенроссия әдәби бәйгесен Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм «Идел» журналы белән берлектә үткәрә. Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырыла.

Бәйге өч этапта үтә. 1нче этап — әсәрләрне кабул итү. Ул 2022 елның 1 февраленнән 30 апреленә кадәр башкарылачак. 2нче этапта — жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 май — 30 июнь), 3 этапта — җиңүчеләрне билгеләү (2022 елның сентябре) булачак.

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт — иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче булмаулары.

Конкурсның быелгы өстенлекле темасы — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/religion/25-02-2022/tayan-alla-ka-b-tenrossiya-d-bi-b-ygesend-katnashu-chen-garizalar-kabul-itel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев