Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанның яшь футболчылары – Лужникида

Турнирда илнең 65 төбәгеннән 96 команда катнаша.

Нурлат, Чаллы, Биектау һәм Әлмәт шәһәрләреннән яшь футболчыларның алты командасы мәктәп футбол лигасының беренче Бөтенроссия турнирында катнашачак. Ул 20-24 сентябрьдә Мәскәүнең Лужники шәһәрендә уза.

Турнирда илнең 65 төбәгеннән 96 команда катнаша.

1200дән артык малай һәм кыз өч яшь төркемендә уйнаячак:

  • 10-11 яшь,
  • 12-13 яшь,
  • 14-15 яшь.

Турнирда региональ мәктәп лигалары призерлары, шулай ук Бөтенроссия «Кожаный мяч» ярышларының финалына эләкмәгән региональ этапларында катнашучылар чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Мәктәп футбол лигасының беренче турниры белән мәктәп командалары өчен яңа Бөтенроссия футбол ярышлары ачылачак. Ул мәктәп эчендәге һәм муниципаль этапларны, шулай ук Төбәк финалларын күздә тота. Ярышларны төбәкләр лигасы җиңүчеләре өчен Бөтенроссия финалы тәмамлый. Бүгенге көндә мәктәп укучылары өчен футбол лигалары Россиянең 12 төбәгендә үткәрелә.

Лужникида мәктәп футбол лигасы турниры Россия футбол берлегенең «Мәктәптә футбол» проектының бер өлеше булып тора. Проект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. 2022/23 уку елында анда Россиянең 48 төбәгендәге 2150 мәктәптән 575 мең бала катнашты. Яңа уку елында катнашучылар саны 83 төбәктәге 4150 мәктәптән барлыгы бер миллионнан артып китәчәк.

https://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев