Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанның яшь авторлары «Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиясенә дәгъва итә алалар

"Глаголица" - 10-17 яшьлек яшүсмерләр өчен конкурс. Бу бәйге – рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы иҗат, үз-үзеңне күрсәтү иреге, шигърият, проза, эссе, сәнгать тәрҗемәләре һәм башкалар.

«Глаголица» премиясе жюри әгъзалары составына Россиянең танылган язучылары: Андрей Усачев, Наринэ Абгарян, Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Ольга Варшавер һ.б. кергән. Татар телендәге эшләрне Татарстан язучылары Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах бәяли.

Конкурста катнашу – танылган авторлар үткәргән мастер-классларда катнашу, биш көнлек әдәби сменада булу, үз әсәрләреңне әдәби альманахта бастырып чыгару һәм әдәбият белән мавыгучы, уңышлы, талантлы һәм максатчан кешеләрне, фикердәшләрне, яшьтәшләрен очрату мөмкинлеге.

Проект барышында бәйгедә дөньяның 28 иленнән барлыгы 6000нән артык яшь язучы катнашкан, финалистларның эшләре ел саен федераль һәм республика басмаларында басыла.

Яңа IX сезонда «НеФормат» номинациясе кертелгән, ул башка номинацияләрнең берсенә дә туры килми торган эшләр, шул исәптән график романнар өчен дә булачак.

 

2020 елдан «Глаголица» бәйгесе «Билингвалар» номинациясендә чит илләрдә яшәүче рус телле балаларның конкурс эшләрен кабул итә. Яңа сезонда номинациянең чикләре киңәйтелде, анда рус телен чит тел буларак өйрәнүче яшь язучылар катнаша ала. Ә номинациянең исеме «Мультилингва»га үзгәртелгән.

 Бәйгедә катнашу бушлай. Эшләр 2022 елның 19нчы сентябренә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен гаризаны сайтта бирергә мөмкин https://www.glagolitsa-rt.ru/

 E-mail: glagolitsa-rt@yandex.ru

Телефон: 8 (843) 561-06-12

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев