Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанның Тукай районында Габдулла Тукайга беренче һәйкәл ачылды

Тукай районында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы булды.

Бу – районда шагыйрь хөрмәтенә куелган беренче монумент, дип хәбәр итә муниципалитет хакимияте. 

Ачылыш тантанасына Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та килгән иде. Район башлыгы Фаил Камаев һәм Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин белән бергә ул яңа һәйкәлгә, шулай ук сугышта һәлак булган хәрбиләр обелискына чәчәкләр салды.

Шуннан соң Марат Әхмәтов Яңа поселогында яңартылган паркны һәм капиталь ремонттан соң ачылган Мәдәният йортын карады. Шулай ук иҗтимагый киңлектән ерак түгел урнашкан чаңгы базасы белән танышты. Ул модуль бинаны, биатлон стадионын һәм чаңгы-роллер трассасын үз эченә ала.

Соңыннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары «Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. 

Фото: © ТР Тукай районы администрациясе

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев