Татарстанның җиде уку йорты IT өлкәсендә иң яхшы мәктәпләр исемлегенә керде
Ил яңалыклары

Татарстанның җиде уку йорты IT өлкәсендә иң яхшы мәктәпләр исемлегенә керде

Бу кайсы мәктәпләр һәм алар ничәнче урында?

Татарстан Республикасының 7 уку йорты IT өлкәсендә Россиянең иң яхшы мәктәпләре исемлегенә керде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рейтингның 16нчы урынында - Казанның 131нче лицее, Татарстан мәктәпләре арасында иң югары урын алды.

56нчы урында - КФУның IT-лицее.

99нчы урында - Лобачевский исемендәге лицей.

105нче урында - Чаллының 26нчы лицее.

126нчы урында - Чаллының Пушкин исемендәге 78нче мәктәбе.

169нчы урында - Казанның 2нче номерлы интернат-мәктәбе.

192нче урында - Казанның 39нчы мәктәбе .

RAEX рейтинг агентлыгы (РАЭКС-Аналитика) мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Россиянең иң яхшы мәктәпләре рейтингын беренче тапкыр әзерләде.

Рейтингның максаты - IT өлкәсендә иң яхшы югары уку йортлары өчен мәктәпләр әзерләү.

Рейтингны эшләү барышында 2018 елда иң яхшы профильле вузларга IT белән бәйле юнәлешләргә кергән 8 меңнән артык Россия мәктәпләреннән 30 меңгә якын чыгарылыш укучысы турында мәгълүмат җыелды. 

Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев